Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Үкенечкә калмасын

get

Мин бер егетне җиде ел буе яратып йөрдем. Ул да мине беркемгә дә алыштырмады. Безгә сокланып карыйлар иде. Ул беркайчан авыр сүз әйтмәде, бәйрәм саен бүләкләрдән өзмәде. Мин аңа чиккән кулъяулыклар бирә идем. Армиягә озаттым, армиядән кайткач, арабыздан кара елан узып киткән кебек булды. Каршы алдым, ләкин ул миңа түгел, ә бик матур, тулышып торган бер кызга өйләнде. Мин ул кыз кебек матур түгел идем. Ул вакытта нәрсәләр кичергәнемне үзем генә беләм. Уйладым, уйладым да, бер айга читкә чыгып киттем. Ләкин күпме еракта булсам да, йөрәгемдә, уемда гел ул гына булды. Шуннан соң уйлап та тормыйча яратмаган кешегә кияүгә чыктым. Аның белән бик матур гына яшәп ятабыз. Ләкин күпме генә яхшы торсак та, беренче мәхәббәт онытылмый. Күптән түгел очрашырга туры килде. Серләребезне уртаклаштык, аңлаштык. Аның да хатыны, балалары бар. Мин дә гаиләле. Шулай да ул: “Мин сине үлгәнче оныта алмаячакмын. Төшемә керсәң дә куанып яшим”, – ди. Мин алай да яратуымны белгертмәскә тырыштым. Балаларыбыз зурлар, тормыш икебезнеке дә матур, тыныч булгач, бозылышудан курыктым. Хәзер инде бергә була алмыйбыз, гаиләбез генә җимерелер. Ләкин шуны аңламыйм, нигә бер дә истән чыкмый икән ул? Исемен ишетсәм дә, ул һаман минем янәшәдә кебек. Ул бәлки картайгач булса да кушылырбыз әле ди. Ләкин мин шулай булыр дип күз алдыма да китермим. Үземнең иптәшем белән бергә-бергә яшәп, картайганчы аерылмаска исәп. Баштарак уйласын иде, мине оныта алмагач, нигә миңа өйләнмәгән соң? Аерылып торды да, өйләнергә йөрде. Ул вакытта мин риза булмадым. 20 ел узып киткәне сизелмәде дә. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: яратышып, сөеп-сөелеп йөргәннәр, бер-береннән аерылмасыннар, гомергә бергә булсыннар иде. Үкенеп яшәрлек булмасын. Онытылмый икән ул – беренче саф мәхәббәт…

Исемемне язмыйм.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» № 62, 24.05. 2003



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.