Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Хәерче белән яшәтмим!

12470830

Камил акыллы барлык кешеләр кебек, мин дә яраткан кешем белән кавышып, матур гаилә корып яшәү турында хыялландым. Яраткан кешем дә очрады, тик бәхетле, парлы гомер кичерү генә насыйп итмәде. Без бер авылда туып, бер мәктәптә укып үстек. Мәктәп еллары гашыйк итте дә инде безне. Әле дә хәтерлим, озын тәнәфес вакыты иде. Шулчак берәү өздереп гармунда уйнап җибәрде. Карасам, Марат икән. Аннан без – кызлар ул уйнаган көйгә рәхәтләнеп биедек. Көн саен озын тәнәфестә шулай итә башладык: Марат уйный, без биибез. Гармунчы, чибәр егеткә кайсы гына кыз гашыйк булмады икән ул чакта? Ә Марат мине сайлады, мин дә аңа үлеп гашыйк идем. Ул миннән бер яшькә олырак иде. Боз кузгалган, шаулап ташу аккан язда ул мине клубтан озата кайтты. Белсәгез иде шул чактагы шатлыгымны! Шуннан без көн саен очраша башладык. Яр буенда язгы сулар акканын күзәтеп, киләчәктә аерылмаска вәгъдәләр бирешеп, хыялга чума идек. Күңелебездә язгы ташу сыман ярсу мәхәббәт ташый иде.

Бер елдан, нәкъ шулай кар сулары аккан матур яз көнендә Марат армиягә китте. Ике ел хат алыштык һәм ул хезмәт итеп кайтуга, өйләнешеп тә куйдык. Инде бер-беребездән аерылуны күз алдына да китерә алмый идек. Ләкин …әни безгә тату яшәргә ирек бирмәде. Минем Марат белән дуслашып йөрүемне ишеткәч үк: “Мин сине ул хәерчеләр өчен үстермәдем, аңа кияүгә чыгу турында уйлама да!” – дигән иде. Теләгенә иреште: безне бергә яшәтмәде. Өебезгә килеп, тавыш куптарып, мине елата-елата алып кайтып китте. Маратның да, каенанамның да сүзләрен ишетергә теләмәде. Бер сүзне генә тәкрарлады: “Хәерче белән яшәтмим!” Әнием җитәкче булып, бай гаиләдә үссәм бер хәл, ләкин әнинең бер генә көн эшләгәнен дә белмим бит мин, гел өйдә утыра иде ул. Чөнки бөтен тормыш әти җилкәсендә иде. Дөрес, әти керемле урында эшләде. Шуңа әни үзен әллә кем кебек тота иде. Ирем белән авылдан чыгып кына китәсе булган да бит…Шуннан мин читкә, Себер якларына, әтиемнең туганнары янына китеп, эшкә урнаштым. Иремне өзелеп сагынып еламаган бер генә көнем дә юк иде. Ләкин безгә кабат күрешү насыйп булмады. Мин читкә киткәч, Марат та авылда озак яшәмәгән, күрше авыл кызына өйләнеп, шәһәргә чыгып киткән.

Әнием минекен генә түгел, сеңелләремнең тормышларын да бозды. Кияүләренең берсе дә ошамады аңа. Без гаиләдә дүрт кыз, бер малай үстек. Энем әнинең гадәтен белгәнгә күрә, армия хезмәтен үтәгәч, шунда ук яшәргә калды һәм дөрес эшләде дип уйлыйм. Әни аңа да яратканы белән яшәргә ирек бирмәс иде. Ә энем хәзер гаиләсе белән бик матур итеп дөнья көтеп ята. Әни бер сеңлемне өч баласы тугач аерттырды. Кыскасы, энебездән кала барыбызның да тормышларын астын-өскә китерде. Без башыбызны алып читкә киткәч кенә, арага керә алмады. Аллага шөкер, хәзер дүртебез дә икенче мәртәбә кияүгә чыгып, менә дигән тормыш корып, балалар, оныклар сөеп яшәп ятабыз.

Авылга сирәк кайтабыз. Үткәннәрне искә ала башласак, әни үз гаебен танырга теләми, киресенчә: “Мин дөрес эшләдем, сезне хәерче ирләрегездән коткардым, аның каравы, хәзер яхшы яшисез”, – ди. Ә яшьлектәге мәхәббәт хисләре нишләтсәң дә сүрелми икән. Авылга кайткан саен, беренче ирем Марат белән йөргән сукмаклардан үтәм, яшьлегемне сагынам. Еллар үтсә дә, күңелдә әнигә карата үпкә хисләре саклана…

МИНЗӘЛИЯ. Төмән өлкәсе.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №50, 16.04.2013

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.