Бер хатирә
8 Июль, 2016 ел
Сайт авторы
Караулар: 3 540
Казанның Бауман урамында урнашкан китап кибетенә бик еш йөри Мәдинә. Менә бүген дә төшке эш вакытында китап кибетен урап килергә булды, чөнки иртәгә игезәк кызларының туган көннәре. Туган көн бүләкләре арасында татарча китап булу,алар гаиләсенең күркәм гадәтләренең берсе. Бауман урамы һәрвакыттагыча җанлы. Җәй уртасында, кешеләр генә түгел, гүя йортлар да ниндидер илаһи бер рәхәтлек кичерәләр.
- Себердәбез, бер айдан артык булачакбыз әле авылда. Кайткан саен Казанга махсус килеп, татарча китаплар алып китәбез. Мәдинә, вакытың булса ярдәм ит әле, синең татар язучыларының әсәрләрен яратканыңны беләм,- дип, Галия балалар өчен китаплар куелган киштәләр янына атлады.
- Илдарның суга төшеп үлгәнен ишеткән булгансыңдыр инде?
Мәдинә эш кабинетына кереп утыргач та, Галия белән Илдарның кызларының “телсез” булуын уйлап, әниләргә генә хас булган көяләнү белән көяләнде. “Ниндидер без аңламаган көчләр бармы икән әллә? Юк, булмас. Яшьлек елларында аларга кагылышлы вакыйгаларның бернинди дә катнашы булмаска тиеш монда. Баланың ни гаебе бар соң?” — дигән уйлар аны яшьлек елларына алып кайттылар.
Илдарны бик тиз үзенә караткан булып чыкты Галия. Бу эштә Галиянең дус кызы Настяның да өлеше зур булган. Настя — отряд комиссары, шуңа Илдар белән уртак эшләре байтак кына. “Миңа ярдәмче кирәк, үзем генә өлгерә алмыйм”- дип Галияга да отряд эшләре йөкләтелде. Галия үзен күрсәтә белә иде. Илдарга да аның белән рәхәт, күңелле. Җитмәсә чибәрлекне дә ходай жәлләмәгән.
Октябрь урталарында Илдар белән Галиянең туйлары булды. Яз башында, диплом яклар алдынан гына кызлары туды. Илдар “Үзебезчә, татарча исем кушыйк”- дип караган иде дә, Галия якын да килмәде:
Валерия бик елак бала булды. Илдар кич эштән кайткач, аны юатырга тырышып, баянда татар көйләрен уйнаганда, Галиянең мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. Валерияга татарча эндәшкәнен ишетеп калса,
Тик Валерияга теле ачылмау сәбәпле,махсус мәктәптә укырга язган булып чыкты.
Галия белән Ришат кайтып кергәндә, оныклары йокларга әзерләнә иде. Ишек ачылуга:
ОШАШ ЯЗМАЛАР:
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә
Бала табу йортында алышынган улым белән 25 елдан соң очрашты...
Сөю сагышларында…



Cәхифә:
Тамга: 