…Дамир соңгы тапкыр авылы белән хушлашты. Тәмәкесен җиргә ташлап бик озак таптады да очы-кырые булмаган тузанлы юл буйлап билгесез киләчәккә таба атлады. Кичкә таба авыл үзенә күрә бер сихри төсмер ала. Урам көндезге шау-шудан бушанып, тынып калган. Ләкин анда әллә никадәр аваз яшеренгән. Авылдан ерак түгел урнашкан, бөдрә чәчле тал кызлары әйләндереп алган су буенда […]