Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ялгыш язмыш

news_1648-nggid03568-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010

…Дамир соңгы тапкыр авылы белән хушлашты. Тәмәкесен җиргә ташлап бик озак таптады да очы-кырые булмаган тузанлы юл буйлап билгесез киләчәккә таба атлады.

Кичкә таба авыл үзенә күрә бер сихри төсмер ала. Урам көндезге шау-шудан бушанып, тынып калган. Ләкин анда әллә никадәр аваз яшеренгән. Авылдан ерак түгел урнашкан, бөдрә чәчле тал кызлары әйләндереп алган су буенда адашып калган казлар каңгылдавы, кайбер йортларда мал-туарның кычкырган тавышы; капка төбендә үсеп утыручы баһадирдай горур тупылның нәфис, нәзберек яфракларының яшь кызлар кебек пышылдаулары искиткеч моңлы тынлык тудыра. Әйтерсең лә бу моң – бишек җыры. Табигать аңардан акрын гына йокыга тала. Әнә бит юл кырыендагы үләннәр дә көн буена тәмам тузанланып, пычранып беткән. Алар да зур түземсезлек белән иртәнге саф чыкны көтеп, татлы йокыга чумган. Ниһаять, киң күңелле буа да бала-чагадан арынып ял итә. Болытлар да күктә хәлсез генә йөзә. Бар табигать арыган…

Караңгылык кара елан төсле акрын гына авылга таба шуыша. Урамнарда берәм-берәм утлар кабына. Ул утлар тирәсендә җылыга, яктыга мохтаҗ күбәләкләр оча. Аларның бу ясалма кояш астында азга гына булса да урын аласы, шомлы караңгылык, ялгызлыктан качып, җылыга төренәсе килә иде.

Ут тирәсендә бәргәләнүче күбәләкләргә Дамир бик озак карап утырды. Аның яшел күзләре тирәнтен уй коесына чумган. Тәмәкесен җилдә яргаланып беткән иреннәренә китереп бер-бер артлы суырып алды да, күзләрен тулган айга төбәп, әче төтеннән әйләнәләр ясый-ясый күккә өрде. Урам тын. Бер җан иясе дә юк. Бары тик Дамир һәм әнисеннән аерылган ач ташландык песи баласы. Дамир шул соры йомгак песине кулына алды да күзенә карады. Бу минутта аларның яшел күзләрендә ялгызлык хөкем сөрә иде…

Кайчандыр бабасы Кәрим карт белән Дамир авыл башындагы бүрәнә йортта яшәде. Алар унбиш ел буе бергә аерылгысыз дуслар булды. Моның сәбәбе дә бар иде. Дамир туып бер ел узгач, ике бер-берсен өзелеп сөюче кешедән торган тату таркала. Әле сөйләшә дә, йөри дә белмәгән сабый кырыс язмышның үткен кылычында инде киселергә дә өлгерә. Дамир ул вакытта ни булганын аңламаган булса да, бүген аның йөрәге бу ярадан сыкрый. Дамирның беренче әйткән сүзе дә «әти”,”әни» түгел, ә «бабай» булды. Бабасы Кәрим карт, күпне күргән, сугышта катнашкан, чәче кышкы бәс каплаган төсле ап-ак, йөзендә бар тормышы чагылган сөйкемле генә бер карт иде. Ул дәһшәтле сугышны күрсә дә, күңеле сабыйныкы төсле самими булып калган. Авыл халкы аны яхшы кеше буларак кына түгел, бик яхшы бакчачы һәм умартачы буларак та белеп, хөрмәт итеп яшәде.

Кәрим карт белән Зифа әби кызлары Лилия кияүгә барганда чиксез шат иделәр. Бердәнбер кызларының туе бит. Кызлары да төшеп калганнардан түгел, ә айдагы Зөһрә төсле чибәр. Ләкин шушындый илаһи мәхәббәткә корылган парның язмышы шәһәрнең кайнап торган казанына кергәч, тәмам чуала.

Лилия белән Фәрит Дамирның туганын бик озак көтә. Ниһаять, аларга бәхет елмая: өч ел узгач, Дамир дөньяга аваз сала. Тик бәхетләре кыска гомерле була шул, Лилия сабые белән япа-ялгыз тормышның дүрт чатында басып кала. Ире Фәрит үпкәсенә салкын тидереп үлеп китә. Тормышта бер авырлык та күрмичә, җиңел генә яшәргә өйрәнгән кыз кинәт язмыш усаллыгын тойгач каушап кала. Ул үзендә кыенлыкны җиңәрдәй бер көч тә таба алмый интегеп бетә, ахыр чиктә эчкечелеккә сабыша. Озакламый, бәхетсезлек ятьмәсенә тәмам чуалып, бер рус ир-атына кияүгә бара. Әле ике яше генә тулган Дамирның бабасыннан кала берәүгә дә кирәге калмый.

Кәрим карт яңа гына карчыгын соңгы юлга озатып, сагышыннан аерыла алмый йөргәндә, кечкенә Дамирны кулларына алгач, бар борчуын оныта. Күңелендә кинәт өмет, яшәү дәрте кабына. Ул оныгын тәмам буталып беткән кызы янында калдырсаң, яман булачагын аңлый. Шуңа күрә Лилиядән Дамирны берсүзсез алып кала. Беренче көнне үк сабый бабасына нәни кулларын суза да елап җибәрә. Ул чактагы йолдыз кебек балкыган күзләрдәге сагыш бүгенгә кадәр Дамирда саклана бирә.

Озакламый Дамир тәпи басып, кулларын чәбәкли-чәбәкли беренче адымнарын ясый. Аның һәр елмаюын, көлүен күреп, Кәрим карт сөенә иде. Көн дә шушы кечкенә генә өйдән Дамирның үзенчә сөйләшүе, Кәрим картның бәхеттән җырларын көйләп йөрүе ишетелеп торды. Авыл халкына да аларның өе бар җиһанга нур чәчеп тора төсле күренде. Дамир җөмләләр төзеп сөйләшә башлагач, аның сорауларына җавап табып бетереп булмый башлый. «Нигә песи мырлый? Нигә айны ашап булмый? Кар нигә ак?» Үсә төшкәч биргән сораулары аеруча катлаулы, йөрәкне җәрәхәтли торган булды.

Шулай беркөнне кечкенә Дамир урам капкасы аркылы күрше малае Искәндәрнең әтисе белән атка утырып печәнгә китүен күреп калды. Ул аларны карашы белән урманга кадәр озатты. Дамир арбада әтисе белән шаярып баручы Искәндәрдән чын-чынлап көнләште. Бу вакытта урамдагы һәрбер бала әтисе я әнисе белән йөри төсле тоелды аңа. Кинәт бугазына авыр төер төшеп утырды, күзләренә кайнар күз яше бәреп чыкты. Ул бүген үзенең ятим икәнлеген тойды. Дамир өйгә йөгереп керде дә бәрәңге әрчеп утыручы бабасының кулларына үзенең кечкенә кулларын куеп, елаганын сиздермәскә тырышып:

- Бабай мин начар малаймы? Мин ямьсезме? Бабай, әйт инде дөресен! Алдама мине, мин инде зур. Мине әти-әнием ташладымы? Мин аларга кирәкмим, шулай бит? Әйт инде, әйт аларга, кайтсыннар. Алар миңа бик кирәк, кирәк баба-а-й! – дип, тыелып торыр хәле калмыйча, елап җибәрде Дамир. Моны күреп, үзенең дә күзләренә яшь килгән Кәрим карт баланы нишләтергә дә белмичә аптырашта калды. Аның йөрәге кечкенә кисәкчекләргә ярылып, коелып төшкәндәй булды. Ул Дамирны кочагына алып каты итеп кочаклады да:

- Улым, син яхшы малай, синең бер гаебең дә юк. Болар барысы да безнең гөнаһ. Язмыш шулай кушкан. Үскәч барын да, барын да аңларсың, – дип юатты.

Дамир аны бик каты итеп кочаклады да елады да елады…

Дамир үсеп җитте, ләкин язмышның аңардан нигә бу кадәр көлгәнен аңлый алмады. Бу көздә Дамирга унбиш яшь тулды. Инде ул җиткән егет. Кара кашы, ямьле җәй төсендәге күзләре аның йөзенә сөйкемлелек өсти. Кызларча нечкә гүзәллек хас иде аңа. Җитмәсә, бик эшчән дә. Аның каты көчле кулларында балта-чүкеч һәрчак уйнап торды.

Дамир бабасы белән шулай акрын гына яшәп ятканда, алар капкасын  җиле шакый. Шыксыз көзге кичтә Кәрим карт йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Дамир аның үле гәүдәсе янында бик озак утырды. Ул идәнгә тезләнеп тә, бабасының салкын кулларына кайнар сулышын өреп тә, мендәренә башын салып елап та карады, ләкин йөрәгендәге кайнар ялкын басылмады. Ул бабасы гәүдәсенә капланды да:

- Бабай, уян, шаярма, ач күзеңне. Синең үләргә хакың юк, ташлап китмә мине! Зинһар өчен, уян, бабам! – дип, тын гына елады. Урамда салкын көзге яңгыр ява, җил агачларны җиргә кадәр бөгә, әйтерсең лә аның күңелендә дә сагыш, ул да ялгызлыктан интегә…

Кәрим картны соңгы юлга озаткан көнне Дамир иртәдән кичкә кадәр аның кабере янында утырды. Ул хәзер бабасыннан башка ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый иде. Көзге салкын җил аның чәчен артка сирпи, үзенчә иркәләргә, юатырга тели. Ә Дамир җиргә тезләнеп, кулында бер таш кисәген әвәли-әвәли, ерак офыкка кадәр җәелгән буш басуга карап утыра. Аның күңелендә дә хәзер нәкъ шундый бушлык.

Кинәт ул артында:

- Дамир, улым, әйдә киттек, тор, – дип куркып кына эндәшкән йомшак тавыш ишетте. Ул акрын гына башын артка борды да:

- Мин сиңа ул түгел, ул түгел! – дип ярсып кычкырды. Ул үз артында басып торучы кара чәчле, зур көрән күзле, бите җыерчыкланып шешенгән, кечкенә генә буйлы ябык хатынның үз әнисе икәнен аңлаган иде.

- Ник килдең? Ни кирәк? – диде Дамир битендәге күз яшьләрен ике кулы белән тиз генә сөртеп алып.

- Кит бар, зинһар өчен, күралмыйм сине! – дип тезләнгән хәлдә йодрыклары белән җиргә сукты.

- Мин синең арттан. Сиңа минем белән барырга туры киләчәк. Бабаң юк инде, Дамир…

Дамир аның нурсыз, ләкин кызганыч йөзенә, үзенең елап кызарып беткән күзләрен бераз төбәп карап торды да бар көчен җыеп торып басты. Ул бүтән юл булмавын күреп, зират капкасына таба атлады. Алар чыгып киткәндә, әнисенең: «Бабаң юк инде…”- дигән сүзләре көзге моңсу күктә бик озак яңгырап торды.

Шәһәр тормышы Дамирга беренче көннәрдән үк ошамады. Алар торган тулай торактагы бүлмә тәмам пычранып беткән. Дамирның бабасы белән торган бүрәнә йортлары да моңа караганда йөз кат матур һәм чиста иде. Шулай булмыйча, Дамирның әнисе дә, үги әтисе дә аракы белән мавыга. Өйләрендә көн дә тавыш, сугыш. Озакламый Дамир өеннән чыгып китеп, урам малайлары белән тәмәке тартып, сыра эчеп йөри башлады. Аның балачакта очучы буласы, болытлар арасыннан иркен күктә очасы килә иде. Ул гел зәңгәр күккә карап: «Бабай, ә мин үскәч, очучы булам”, – ди иде. Хәзер ул хыялланмый. Кеше талап, урлашып тормыш итә. Кырыс тормыш Дамирның аяк-кулын тәмам бәйләде.

Беркөнне Дамир урам дуслары белән сыра эчеп, тәмәкенең соры төтене белән һава пычратып утырганда, подъезд каршында егетләрнең бер кызны рәнҗетүен күреп алды. Бу кыз озын кара бөдрә чәчле, зифа буйлы, бик тәрбияле гаиләдән – Зилә иде. Дамир кызган баштан шунда ук булышырга омтылды. Бераз сугышкач, ул кесәсеннән пәкесен чыгарып, берсенең эченә кадады. Аңардан кара кан акканын күреп, кинәт айнып киткәндәй булды. Салкын карашын куркудан ап-ак булган Зиләгә төбәп:

- Кит кереп, нишләп торасың, бар! – дип кычкырды.

Зилә кереп китү белән, ул канлы пәкесен җиргә ташлады да караңгылыкка таба йөгерде…

Иртән ул туган авылында, бабасы абзарындагы саламда йоклап ята иде. Кояш нурлары койма ярыгы аша кереп, битенә нур сибә. Дамир иренеп кенә күзен ачты. Кичә ниләр булганы аның башыннан йөгереп үтте дә ул ник уянганына, ник яшәгәненә үкенә башлады. Әгәр яклаучысыз калган Зилә булмаса, Дамир теге егеткә пәке белән ташланмаган булыр иде. Дамир бит Зиләгә күптән үлеп гашыйк. Зилә дә аңа битараф кебек йөрсә дә, гел аның турында уйлый, аны күзли. Зиләнең әти-әнисе – укытучы. Аларга кызларының ниндидер урамда үскән малай белән йөрүе һич тә ошамый, ә Зилә әти-әнисе сүзенә каршы килә торган кызлардан түгел. Шулай итеп, байтак вакыт зур шәһәрдә ике яралы йөрәк сыкрап яши бирде.

Дамир салам арасыннан торып ишегалдына чыкты. Чык төшкән, мендәрдәй йомшак яшел чирәм өстеннән яланаяк өйгә таба атлады. Баскыч төбенә утырып балачагын, бабасы белән ничек балык тотуын, печән чабуын искә төшерде. Бу вакытта аның йөзендә елмаю, күзләрендә юксыну, ялгызлык яшьләре ялтырый иде. Ул кулын баш өстенә куеп, тешләрен бар көченә кысып, тын гына елап алды. Зиратка барып, бабасы каберен чистартып, болын чәчәкләре җыеп куйды. Бар хатасын аңа сөйләп, тезләнеп гафу үтенде. Аңа хәзер бабасының җылы кочагы бик кирәк иде.

Дамир соңгы тапкыр авылы белән хушлашты. Тәмәкесен җиргә ташлап бик озак таптады да очы-кырые булмаган тузанлы юл буйлап билгесез киләчәккә таба атлады.

Фирүзә НИГЪМӘТУЛЛИНА. Азнакай районы, Татшуган урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №20, 2010



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.