Разия белән Фәһим бер күрешүдән гашыйк булдылар. Яшь кәләшне авылга алып кайттылар. Икәүләп матур гына оя корып җибәрделәр. Фәһим — колхозда механизатор, Разия савучы булып эшләде. Аларга бөтен авыл сокланды. Хатын таң сарысы белән эшкә торып йөгерә, аннан кайткач, өй эшләрен ялт иттереп куя, бакча үстерә, телеңне йотарлык ризыклар пешерә. Вакыты булганда, аңа ире дә […]
‘Сәхифәләр’ сәхифәсе тупламасы
Яшен суккан егет
Читтән карап торганда ук ул үзенә карата соклану, хөрмәт хисләре уята. Башына кызыл фәс кигән бу ир-атның иң әүвәл иптәшләренә артык йөк булырга теләмәве күзгә чалына. Кул таягы белән мәчетнең уңъяк диварын табып ала да намаз залына юнәлә. Залга кергәч, аңа инде таяк кирәк түгел – шул ук якның җылыту торбасына тотыныр-тотынмас, ул түргә уза, үзе […]
Иванны да алды ул буран
Мине, газетада басылган «Мәүлиха бураны» («Безнең гәҗит», №44, 7 ноябрь, 2013 ел) дигән язма бик тетрәндерде. Чөнки нәкъ шул буранда, 1958нче елның 7нче февралендә, безнең дә бер сыйныфташыбыз адашып, бакыйлыкка күчте. Архипов Иванга бары 15 яшь кенә иде. Мин ул вакытта, Көек-Ерыкса авылында җидееллык мәктәпне бары «5»ле билгеләренә генә тәмамладым. Укырга теләгем зур иде. Шуңа да үзебездән 20 […]
Мәүлиха бураны
1958нче елның 7нче февралендә буранда адашып фанилыкка күчкән дәү әнием Мәүлиха Сәяф кызы Әхмадишинаның якты истәлегенә багышлана. Ул бүген төшендә тагын Нурмөхәммәтен күрде. Имеш, икәүләп, җигүле атка утырып, күрше авылдагы апасының хәлен белергә барырга чыкканнар. Алдына кочаклап кечкенә кызы Зөһәйрәне утырткан, ә уллары Фидаһи әтисенә терәлеп диярлек утырган. Күңелдә шулкадәр тынычлык…