Мин Фәрхәнәне үзен күргәнче үк ярата башлаган идем… Һәр авылның, һәр төбәкнең сөекле-сөйкемле, күңелләрне тартып, уйларыңда якты нур, шатлык тудыра торган, тирә-як егетләренең үзәкләрен өзүче чибәре-гүзәле була. Ул гүзәлләр сиздермичә генә, тиңдәшләре арасыннан аерылмыйча гына, үсеп җитәләр дә, чибәрлек, уңганлык-булганлык, ягымлылык, сабырлык, сафлык, даны алалар.
‘Сәхифәләр’ сәхифәсе тупламасы
Без кемнең сөеклесе?
Күз алдында аллы-гөлле күбәләкләр очкалый башлауга, эче жу-у итеп китте Нурсәнәнең: башланды, тагын башланды! Һич тынычлыкта калдырмый аны бу өянәк! Бәгырь кисәге—улы берни сизми, тирләгән тәрәзәгә борынын төртеп, әнкәсе хәленнән бихәбәр булып оеп утыра. Арыды шул сабый! Этеш-төртештән, аягөсте селкенеп барудан, кешеләрнең кычкырып сөйләшүеннән… Киндер кебек агарынган Нурсәнә мәкинә тутырылган капчык кебек әкрен генә янтая, […]
Гомерлек җәрәхәт
Гадәттә, редакциягә килә торган хатларның күбесе “ахыр чиккә җиткәч, түземлегем калмагач», дип башланып китә, һәм хат авторларының һәркайсы теге яки бу эшкә журналистның кичектергесез рәвештә катнашуын, гаделлек эзләп табуда ярдәм итүен, гаеплегә тиешле җәза бирүдә булышлык күрсәтүен үтенәләр. Ә менә бу хатны юллаучы ана исә боларның берсенә дә ышанмый.
Байлар да елый
Поезд алга ургый. Янымда утыручы ике ханымның тавышы да, тәгәрмәчләр агымына кушылып, келдер-келдер колагыма агыла: — Авыр, ямьсез замана. Мин дә бәхетсезләрнең бәхетсезе … — диде аның тәрәзә буенда утырганы, авыр көрсенеп. — Әй, битәрләдем дә инде Азатны… Бигрәк тәмсез телләндем. “Икенче эшкә урнаш. Бу өч тиен акчага ике баланы ничек карыйм да, гаиләне ничек […]