- Камил, син мине яратасыңмы? Егерме елдан артык торган хатынының авызыннан бүген килеп беренче тапкыр бу сорауны ишеткән Камил, телевизор пультын бер каналдан икенчесенә күчерә башлады. - Әнисе, яратмасам, әллә кайчан ташлап киткән булыр идем инде. - Ышан сиңа! Фәнәзия кәнәфидән Камил янына диванга күчеп утырды.
‘Сәхифәләр’ сәхифәсе тупламасы
Соңлап тотылган җавап
Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куйгач, бер-бер артлы “sмs” хатлар килә башлады. Бер сәгать эчендә әллә күпме булып киткән алар. Рәйдә “sмs” хатларга, шылтыратуларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, “икмәге” шул аның. Рәйдә машинасына чыгып утырды да, шылтыратуларны барлый башлады. Әнисе дә шылтыраткан икән. Ул иң беренче аның номерын җыйды. — […]
Кушнарат сере
- Менә, менә бит ул! Карчыгым, кара әле, кара! Рифат кухняда бәлеш бөреп торган хатыны янына йөгереп килде. -Кем, нәрсә булган? -Булгангынамы соң?! Ничек кенә булган әле монда! Утыз өч елдан! Гаҗәп бит ә! Утыз өч елдан соң!Рифатның алтын балык тоткан кебек шатланып бармакларын шартлатуын хатыны Рифә бөтенләй аңлый алмады.
Cандык
Кояшлы матур язгы иртәдә Сәмига карчык сандыгына таслап тутырылган үлемтекләрен җилләтергә ниятләде. Оешып, сөрсеп ятмасыннар әле. Үзе генә белгән төшкә – түр тәрәзә кашагасы өстендәге бүрәнә ярыгына кыстырып куелган ачкычын үрелеп алып, төсе уңган сандыгы өстенә иелде, корама япмасын дүрткә бөкләп, бер читкә алып куйды. Карчык кытыршы бармаклары белән сандык өстен сак кына сыпыргалады: «Заманында […]