Юньлегә ашкынамы инде бу йөрәк?! “Туймазы якын җир түгел, үзеңә кыенга туры килмәсен”, — дип, кабат-кабат әйтеп карадылар. Шундый катлаулы операциядән соң бу халәттә озын-озак юлга чыгу — җүләрлек, билгеле. Җитмәсә, суык тигән, күз алмаларына хәтле ут кебек янып сызлый. Төн буе дару ашыйм. Ничекләр итеп барып җитәрсең дә, ничекләр итеп йөзләгән тамашачы алдына чыгып […]
‘Сәхифәләр’ сәхифәсе тупламасы
Инә
Мәчет манарасыннан ахшам намазына азан тавышы ишетелгәч, Фәрди кулындагы балтасын куеп уйга калды. Бүген төшлектә генә ул азанның мәгънәсе белән кызыксынып китап ачып карады. «Хәййә гәләс сәлә-ә-х”, — дип ике кат сузды азан әйтүче егет, ягъни: «Ашыгыгыз намазга». Шуның артыннан: «Хәййә гәләл фәлә-ә-х», — дип, янә ике кат кабатлады. Бу сүзләрнең Фәрди китаптан укыган мәгънәсе […]
Һәркем парлы була
Сезнең, тау-таш ишелгәндәй, янтайган шкафтан савыт-саба коелганын күргәнегез бармы? Юк, дисез? Булмаса, күрергә язмасын. Бар иде бит элегрәк кече якка куела торган акка буялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” — аслы-өсле ике кисәктән тора иде… Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты. Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ […]
Акбалам
Ялынып-ялварып та, алтынга сатып алып та булмый мәхәббәт дигәнне. Көнен- мизгелен алдан белгертми, көтмәгәндә ул сине үзе таба, һәм йөрәккә ут кебек каба. Ләззәтле ялкыннан исән- имин чыгып, канатлангандай, илһамланып яшәгән бәхетлеләр бар. Кемнеңдер күңелендә ул мәңге төзәлмәслек, җәрәхәтле яра калдыра, кемнеңдер йөрәген дөл итә… Фәрһад-Ширин, Ромео-Джульетта мәхәббәте хакындагы хикәятләр телләрдән-телләргә күчә, риваятькә әйләнә.