Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ир эшләгән ник җитми?

-_IOD4bwqf8

Руслан белән дүрт елга якын йөрешеп өйләнештек. Бу вакыт аралагында икебезгә дә шактый гына сынаулар аша узарга туры килде. Әмма кеше сүзенә исебез китмәгәч, башкаларга карамагач, бар да яхшы, без дигәнчә генә булды. Икебез дә мәктәптән соң Казанга чыгып киткән кешеләр. Танышуыбыз да шушында булды. 
Өйләнешеп бергә тора башлагач, кире районга кайтырга уйламадык, чөнки анда кайда барсаң да эшсезлек хөкем сөрә. Әниләр дә шәһәрдә төпләнеп калуыбызны хуп күрделәр. Кайнанамның аеруча кайтарасы килмәде инде. «Эшсезлектән әллә никадәр яшьләр бозылышып кына ята, күбесе эчә. Бер кайткач ни киредән чыгып китә алмыйлар, ни рәтләп монда яши алмыйлар», – диде. Районыбызда, чыннан да, эшсезлек инде. Хезмәт хакы да гел бүтәнчә бит, нык аерыла. 
Мин Казанда бер кафеда эшлим. Аена 30ар мең сум алган чаклар була. Җәйге-көзге чорда туйлар күп була, 8нче Март, Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан да кеше шактый килә. Яшерен-батырын түгел инде, акмаса да, ризыгы тамып тора, дигәндәй. Өйгә буш кул белән кайткан чаклар бик сирәк. Ә район җирлегендә алай түгел бит инде ул. Әллә кайтыргамы дип икеләнеп йөргән вакытта акчалары белән кызыксынган идем. “6 мең”, – диделәр. Шуның кадәр авыр хезмәткә бигрәк юк акча бит инде. Шулай итеп, гаилә тормышыбызны Казанда башларга булдык. Мин пешерәм, Руслан төрле эштә шабашта йөри. Икебезнең акча фатир өчен түләргә дә, тормышка да җитеп барган сыман иде. 
Мин декрет ялына чыгып, балабыз тугач, бөтен нәрсә үзгәрде. Хәзер бар да ирем Русланга бәйле. Ул ни алып кайтса, шуны ашыйбыз. Хәерчегә җил каршы бит ул. Без бала алып кайткач кына илдә кризис башланды, бөтен нәрсәгә бәя артты. Памперслар бермә-бер кыйммәтләнде. Ичмасам, кер юа торган машинаны үзем эшләгән вакытта алып калмаганмын аны! Анлык кына акчам була торган иде бит. Ник киләчәкне уйламыйча туздырып бетереп барганмындыр? Бала тугач кына бар да кирәк икәнен кем белсен? Хәзер Русланга гаиләне үзенә генә тартырга туры килә. Бушка кайткан шешә-шешә майлар да, ярмалар да юк. Барысын сатып алырга кирәк. Бер бүлмәле фатир өчен генә дә 16 мең сум түлисе. Ашау-эчү, балага кирәк-яраклар да әллә никадәр акча таләп итә икән. Ярты ел эчендә Руслан белән күпме талашканбыздыр инде, саны юк. Чөнки акча җитми. Менә генә түлисен түләп, аласын алып куясың, кай арада икенче ай килеп җитә дә бар да яңа баштан башлана. 
Моңарчы ни теләсәм, шуны пешереп ашый торган идем. Хәзер алай рәхәтләнеп булмый шул. Берзаман, эштә кайнар шулпага бер як кулымны пешереп кайтып байтак кына авырып яткач, Руслан миңа: “Бөтенләй эшләмә, гаиләне үзем генә тартам”, – дип тәкъдим иткән иде. Терелеп, янә эшкә чыксам да, колагымда гел иремнең сүзләре яңгырады: “Эшләмә”, “Өйдә генә утыр”. Тора-бара хыялыма да әйләнгән иде ул. Тәмле ашлар пешереп, баламны тәрбияләп, иремне каршы алып, озатып кына өйдә утырырмын дигән идем. Әмма чынбарлык хыялымнан нык ерак шул! Баланы урнаштырып, хет бүгеннән эшкә чыгып кит менә! Ләкин 8 ае гына тулып килгән баланы кая куясың? Авылга кайтсаң – эш юк, Казанда калсаң – акча юк. Акчасызлык аркасында ир белән мөнәсәбәтләр дә начарлана. Әнә, кичә чираттагы талашудан соң: “Кайтмыйм бүтән! Ремонт ясап яткан фатирда гына кунармын әле! Сиңа гел акча гына кирәк. Каян алыйм мин аны сиңа көн саен?” – дип кычкырды. Әйтерсең, мин үземә ниндидер яңа күлмәк, яки бизәнгеч сатып алырга сорыйм! Теш пастасы, порошок, бала дарулары, сүски-шешәләр, алмашка ыштан гына сатып алырга җыенсаң да, берәр меңсез чыкмасаң да була бит. Ипи белән сөттә генә һәм зәңгәрләнгән тавыкта да озак утырып булмый. Кара итен дә, тапсаң тәмле сырын да, җиләк-җимешен дә ашыйсы килә. Җәй көне үлеш кызу булды бит, башта бераз авылда торып килдек. Ләкин авылда торып акча артмый, барыбер эссе көеп торган Казанга килергә туры килде. Кызып чыккан фатирда бала белән утырулар бигрәкләр дә авыр булды. Әлбәттә, кыйбатлы вентиляторын да сатып алырга туры килде. Кызудан булса кирәк, бала да чирләде, тагын дару аласы булды – барысы да чыгым. Ләкин монда да мин гаепле булып калдым, ирем: “Вентилятор әйләндереп, баланы чирләтеп бетердең! Акча әрәм итеп сатып аласы түгел иде аны”, – дип, мине сүкте. Көннәр буе 45 градус эсседә бала белән утырып караса, беләр иде дә аның нинди мәшхәр икәнен. Мин дә түзмәдем, кызудан болай да психланып утырам бит, ныклап талаштык. Безнең бу кадәр талашкан да юк иде ул моңарчы. Ә хәзер икебез дә нәфрәт тулы күзләр белән акырышабыз. Шуның кадәр көчле мәхәббәт хисен акчасызлык сүндерә ала микәнни соң ул? Кешеләр шуңа аерылышадыр инде ул, башта аптырый идем, ә хәзер үзебез дә шул чиктә.

Гүзәл Р.

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.