Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Карлар ява

4317854

Карлар ява, ап-ак карлар ява…
Чәчләремә, куна, битемә…
Шул карларга кушылып очар идем
Ак хыяллы яшьлек иленә…

Кабат күрер идем сине анда
Тик бер багар өчен күзеңә.
Күзләрендә йолдыз балкый иде..
Нуры күчте йөрэк түремә.

Мин бит, бәгърем, бөтен гомерем буе
Шул нурларга төренеп яшәдем…
Китеп бардың шундый матур чакта…
Тик ай күрде кайнар яшьләрем.

… «Карлар» куна инде чәчләремә….
Ә син һаман япь-яшь калырсың…
Нурга күмеп минем юлларымны
Гомерем буе озата барырсың…
Карлар ява, ап-ак карлар ява…

ЛИЛИЯ ЗАМАЛИЕВА



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.