Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Нигъмәтулла тирәкләре

news_361-nggid041226-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010

Иртән торып ишегалдына чыгуга, күзләрем уң як күршем бакчасындагы бертигез биеклектә үскән юан, карт тирәкләргә төшә. Мин белә-белгәннән бирле үсә инде алар. Үз башларыннан бик күп төрле заман җилләрен уздырган бу агачларны Нигъмәтулла тирәкләре дип йөртәләр авылда.

( Тарихка күз салсак ) Хатирә апа, дүрт кыздан соң, өч малай бүләк итә иренә: Фәрхулла, Сәйфулла, Рәхимулла. Уллары тугач, алар хөрмәтенә өч тирәк утырта Нигъмәтулла абый. Алга таба сүзем аларның кече уллары Рәхимулла турында барачак.

1871 елны туган Рәхимулла әтисеннән күп нәрсәгә өйрәнеп үсә. Таза, куәтле егет таш та чыгара, урман да кисә, балта эше дә эшли. Әтисе урынына төп йортта хуҗа булып калган Рәхимулла авылның иң чибәр кызы Кәшифәгә өйләнә. Бер-бер артлы 9 бала — Хәлил, Рәхмәтулла, Сибгатулла, Рәфигулла, Минһаҗетдин исемле уллары, Факия, Бәдәр, Зарифа һәм Таибә исемле кызлары туа. Малайлары ишле булгач, Рәхимулла абыйларның җире дә мулдан була. Җир эшкәртү өстенә, берсеннән-берсе көчле ир затлары такта яра, таш чыгара, сату-алу эше белән шөгыльләнә. Кул көче белән яшәп, тормышларын елдан-ел яхшырталар. Ак чыршыдан ике зур бура бурап, яңа йорт күтәрәләр, каралты-кура җиткерәләр, Комазан елгасы аша күпер салалар, хәтта урамыбызга таш җәя башлыйлар.

20нче еллар ахырында, илгә афәт киләсен сизенгәндәй, Хәлил белән Рәхмәтулла Урал якларына чыгып китә. Аннан Хәлил Ярославль ягына юл тота.

Шомлы 30нчы ел гөрләшеп яшәгән бу гаиләгә кара  китерә. Беренчеләрдән булып гаиләсе белән колхозга кергән Рәхимулла абыйны, колхозга каршы эшчәнлектә гаепләп, 1930 елның 4 февралендә кулга алалар һәм 5 елга төрмәгә җибәрәләр. Озакламый аларның барлык мал-мөлкәте конфискацияләнә. Кәшифә апа 7 баласы белән Красноярск краена сөрелә. Сөрелүчеләр исемлегендә булган 73 яшьлек Хатирә әбине Кукмарадан авылга ялгызын кайтарып җибәрәләр. Игелекле кешеләрдә кунып йөргән карчыкны, ике айлап вакыт үткәч, Алабугада яшәүче сеңлесе үзе белән алып китә. Сүз уңаенда, авылдашларыбыз Исхак Исмәгыйлов, Сабир һәм Шәйдулла Кәримовлар, Хөсәен һәм Хәсән Ибраһимовлар гаиләләренең дә шул якларга куылуын әйтеп узарга кирәк.

Мин Рәхимулла абыйның килене Хәдичә апа белән сөйләшеп утырам. 91нче яше белән баручы карчык ул елларны яхшы хәтерли әле. “Миңа ул вакытта 12 генә яшь иде, – дип сөйли ул. – Кәшифә апаларны алып киткәндә, ике кызы капка баганасын кочаклап елады. Абыйларының, апаларының да күзләрендә яшь иде. Кемнең туган йортын, илен ташлап китәсе килсен соң! Иң кече уллары Минһаҗетдин – оста җырчы, гармунчы иде. Шигырьләр, җырлар да чыгарды. Атларга утырып, авылны чыкканда да гармунда уйнап җырлады ул. Җырының сүзләре бүген дә истә тора әле.

Су буендагы таллыкта

Ялгыз күке моңлана:

Безгә заман авыр килде,

Бөтен дөнья болгана.

Моңайма, күке, моңайма,

Моңайсаң да аталар,

Безгә ярый моңайсак та,

Чит илгә озаталар.

Эзләп-эзләп табалмадым

Күкеләрнең оясын.

Без китәбез ят җирләргә,

Кабат кайтырбыз микән?

Сезнең белән, авылдашлар,

Очрашырбызмы икән?

Кабат очраша алмадык шул Минһаҗетдин белән! Бу аның соңгы җыры иде. Кәшифә апа да, Минһаҗетдин дә Себер якларында үлеп кала. Замана үзгәргәч, башка туганнары белән аралашып-очрашып тордык. Алар да кайтып торды, без дә барып йөрдек. Бүгенге көндә аларның күбесе юк инде. Кая гына сибелмәде Рәхимулла белән Кәшифә апа балалары. Рәхимулла абый төрмәдән 1937 елны кайтты. Авылда бераз торгач, Ташкент ягына чыгып китте. Абыйсының малайлары шул якта иде бугай. Кәшифә апа белән ул бүтән очрашмады. Еллары нинди иде бит?! Кабере Ташкентта, диделәр. Булачак ирем Хәлил белән 1936 елда Ярославль шәһәрендә очраштым. Ул анда электростанциядә эшләде. Сугыштан ике генә хаты килеп калды аның. Хәбәрсез югалды, дип яздылар. 1942 елны ике бала белән яңадан авылга кайтып төштем, һай, ул елларда күргәннәр…”

1957 елны туган авылына кунакка кайткан Сибгатулла абыйны мин дә хәтерлим әле. Безгә кергәч, әти белән бик озак сөйләшеп утырды алар. “Ул көннәрне гомер онытасым юк. Кукмарадан, сак астында, мал вагоннарында Енисей елгасы буендагы Лесосибирск шәһәренә китереп ташладылар. Җир идәнле кечкенә баракта ике ел азапландык. Халык ач булды. Чирәмгә кадәр ашарга туры килде. Төрле авырудан үлүчеләр күп булды. Әни белән кече энебез дә озак яшәмәде. Көрәк, кәйлә белән, ач көе, 12шәр сәгать завод котлованнары казыттылар. Илдә барган зур төзелешләр өчен махсус җыйганнарын без соңрак аңладык”, – дип сөйләде ул. Лесосибирск шәһәрендә зур тырышлык белән йорт салуларын әйтте. Аннары әти белән бергәләп төп нигезләрен карап йөрде ул. Бабасы утырткан тирәкләрне кочаклый-кочаклый елады, кыйбла якка карап, изге догаларын укыды.

Рәхимулла абыйларның ак чыршыдан салынган йорты озын гомерле һәм сәер язмышлы булып чыкты. Хуҗалары куылгач, ул башта амбар ролен үти. Абзарларына колхоз атлары урнаштырыла. Бер еллап торгач, йортны сүтеп, Олы урамга күчерәләр. Анда колхоз идарәсе һәм авыл Советы урнаша. Шактый еллар авыл китапханәсе булып торгач, йортны сыерлар фермасы янына күчерәләр. Аннан соң сыер савучыларның җәйге лагерь йорты булып тора ул. 80нче елларда йорт Гришкино авылына “юл тота”. Механизаторлар йорты булып хезмәт итә. Иң гаҗәбе: Рәхимулла абыйның бу йорты 90нчы еллар башында яңадан үзебезнең урамга әйләнеп кайтты. Укытучы Вәҗиева Асия апага 30нчы елларда тартып алынган йортлары өчен бирелде ул. Асия апа мәрхүмә инде. Йозак салынган йортта бүгенге көндә беркем дә яшәми. Яхшы торыштагы бу йортка Ходай Тәгалә тагын ниләр язгандыр.

Ул елларда нахакка хөкем ителүчеләрнең барысын да барлап бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Чөнки тере шаһитләр елдан-ел кими бара. Вакытында үз тарихыбызны барлап, үткәнебезне яшь буынга җиткерсәк яхшы булыр иде.

Рәим ГОБӘЙ. Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №41, 2008



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.