…Рәмис белән соңгы кат күрешкән икән!»И балам,йөрәк парәм!Мин палатадан чыгып китүгә, күзләрен йомган»дигән уйлар аяз көнне яшен суккан төсле Гөлисәнең миен бораулады.Аяклары үзенә буйсынмас булды…Килене Раузаның: -Әни, Рәмис китте бездән!-дип өзгәләнеп елаган тавышын ишеткәч, телефоны кулыннан ук төшеп китте.
‘Гөлнур Айзат’ тамгасы буенча язмалар
Күз яше ачы була (повесть)
Гадилә ашыгып-ашыгып табын әзерли. Өйгә борыннарны кытыклап,тәмле бәлеш исе таралды. Аның бик кадерле кешеләре-ире Сәяр белән улы Инсаф менә-менә кайтып керерләр. 8 нче мартны шулай бергә гаилә белән каршыларга яраталар алар. Белә инде хуҗабикә: әтиле-уллы юкка гына чыгып китмәде ич алар! Гадиләне сөендерер өчен бүләк сайларга китте аның кадерлеләре!..
Ник килдең?
Гөлҗәннәт белән Сария маңгайга – маңгай, күзгә-күз очраштылар. Сариянең төксе чырае хатынның бөтен гәүдәсен, әйтерсең лә, куырып алды: — Ник килдең? Нәрсәң калган монда сиңа, мәетне рәнҗетеп йөрмәсәң… -Ул минем дә ирем иде бит. Әйе, шулай диде Гөлҗәннәт. Шул мизгелдә аның бөтен тормышы язгы аҗагандай сызылып үтте.