«Серле телефон»ым кабат шалтрады. Бу юлы трубкадан, һич тә көтмәгәндә, ир-ат тавышы яңгырады. Шунысы тагы кызык — ул минем яхшы танышым, дөресе, ерак туганым да булып чыкты әле. Хәл-әхвәлләр белешеп алгач, түзмичә: «Телефонны мин алачагын белеп шалтраттыгызмы?», — дип сорадым. «Әлбәттә. Бүрене аяклары туйдыралар, диләр бит, шуңа, сиңа эш өстәргә уйлап җибәрдем. Үземә дә кызык […]