
Кеше хәтерендә гомергә уелып калган вакыйгалар була. Бүген сүзем шуларның берсе турында. 1968 елның язы иде бу. Мөслим районының Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләп йөргән чагым. Беркөн шулай сигезенче класс укучылары белән мәктәп бакчасында сыерчык оялары элеп йөрибез. Инде эшебез төгәлләнеп килгән мәлне берәү: “Шәяхмәтов Рәүф язгы ташу суына төшеп югалган!” – дигән коточкыч хәбәр […]