
Туксанынчы еллар башы иде. Авылда туып-үсеп, чит өлкәдә гомер кичергән бер абыйны табутта кайтардылар. Кырыкка да җитми хатынын, җиде яшьлек улын калдырып, бакыйлыкка күчүенең сәбәбе дә тиз ачыкланды: аны берни-чә тапкыр пычак белән чәнечкәннәр. Ирне җирләргә бөтен авыл халкы җыелды. Кемдер аны үтерүчеләргә рәнҗеде, икенчеләр баласын кочаклап, ялгыз калган хатынын кызганды. Кечкенә булсам да, шул […]