Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мин көзләргә гашыйк…

i

Сары көзләргә гашыйкмын
Сагышларым булса да.
Моңсулыктан күңелләрем
Мөлдерәмә тулса да.

Сагышларым яфрак булып,
Көзге җилдә тирбәлә.
Елак яңгыр күз яшьләрен
Кешеләрдән яшерә.

Китеп барган кыр казлары
Кушыла моңнарыма.
Йөрәгемнең янулары-
Миләш ялкыннарында.

Сары көзләргә гашыйкмын,
Сагышларым булса да.
Шушы көзләр арабызга
Салкыннарын салса да.

ЛИЛИЯ ЗАМАЛИЕВА



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.