Берәүгә ясалган бозымга икенче кеше дә эләгергә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде. Үзем дә шуңа эләктем ахрысы. Уйлавымча, энекәшкә ясадылар, миңа ясалган бозым түгел иде ул, мин ялгыш кына эләктем анда. Шуннан соң чирли башладым инде. Хәзер әллә ничә ел. Ул әйберләр төшемә дә керә бит инде. Хәлләр болай булды. Ул чакта энекәшем чирләде дә, […]
‘«Безнең авыл гыйбрәте»’ тамгасы буенча язмалар
Калдым шул
Күрше авыл белән үзебезнең авылда җыенысы утызлап ялгыз ир-ат без. Менә миңа да илле биш тулачак быел. Өйләнә алмадым инде. Авылларда җыенысы әбиләр һәм бабайлар гына калып бара. Эш тә юк, чыгып та китеп булмый. Мин, мәсәлән, әнине карыйм, аңа 89 яшь тулып килә, чыгып китеп булмый. Үземнең дә сәламәтлегем юк дип әйтерлек. Туганнарым бар, […]
Ир хатыны буласым килде!
Чаллы шәһәренә чираттагы командировкама чыгып киттем. Автобуста урыным бер ханым белән янәшә туры килде. Тик кенә утырып барганчы, кешеләр белән аралашып барырга яратам мин үзем. Бу юлы да беренче булып сүз катып, янәшәдәге ханым белән сөйләшеп киттем. Зилә исемле икән. Әлләни сөйләшәсе килми иде бугай, шуңа күрә башта үзем белән таныштырдым, “Казаннан чыгып киткәндә, миңа һәрвакыт […]
Шик
Гаиләдә күп нәрсә бер-береңә ышанычтан тора икән. Ышанычның зур хис икәнен мин алдан да белә идем. Әмма аның никадәр кадерле һәм зур нәрсә икәнен мин хәзер аеруча нык аңлыйм. Соңгы 2-3 елда ирем икенче эш итеп төнге каравылга да урнашкан иде. “Бераз булса да акчасы булыр, көн саен йөрисе түгел”, – диештек. Долларның котырып арткан […]