Без – авыл балалары, элеккеге тәрбия алып үстек. Кечкенәдән әнинең: “Авызың тулы кара кан булса да, төкермә”, – дигән сүзләре гомергә йөрәктә калган. Барысына да түзеп яшәргә өйрәнгәнбез. Нигә кирәк булган диген? Егерме яшь тә тулмаган көе димләп кияүгә бирделәр. Бер дә белмәдем түгел, ул минем артымнан үзе йөрде, ләкин мин аны яратмый идем. Менә […]
‘«Безнең авыл гыйбрәте»’ тамгасы буенча язмалар
Син, кодагый, ялгышасың!
Минем кызым кияүгә яратып чыкты. Булачак киявем дә кыз артыннан матур йөрде, артыгын кыланмады. Өйләнешкәндә икесе дә студентлар иде әле, укып яткан чаклары. Үзләре риза булгач, без дә карышмадык, чит-ят кешеләр түгел. Егет тә укып кына ятмый, ял көннәрендә эшли. Шул акчадан кызыма вак-төяк булса да бүләкләр ала, юлга икесенә дә түли. Гаилә корып бергә-бергә яши […]
Баланы каргама, кызым
Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде. – Беткере, аягың сынгыры… – Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, аягы ялгыш тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул! Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде йортта булганнарны сәкедә әнә шулай җаны белән тоеп утыра. Күзләре сукырайганга […]
Белгән булсам
Ничә кешегә барганым бар, бөтенесе дә беравыздан: “Кызыңда – каргыш», – дип әйтәләр. Бик көчлене салганнар ди, чыгарып та булмый. Ышаныргамы, юкмы – белмим дә инде. Кемгә ни зыяны тигән кызымның? Бик акыллы кыз булып үсте югыйсә, университетлар бетерде. Хәзер аңа 34 яшь инде, эшкә дә урнаша алмый, кияүгә дә чыга алмый. Кисәк кенә еларга […]