
Мәктәп елларыннан бирле бер-берсен ошатып йөргән Нурия белән Зөфәр быел олы тормыш сукмагына аяк басты. Йокы бүлмәсендә таралып йоклап яткан ирененең өстенә ябып, аш бүлмәсенә чыкты яшь килен. Иртә иде әле, әтәчләр дә уянмаган. Таба ризыгы исе өйгә таралды, газ плитәсендә чәйнек җырлап утыра. Песи адымнары белән генә кайнанасы Гөләндәм карчык торып чыкты.