Һәр кешенең бу җирдә үз язмышы. Берәүләрнең тормышы бәхет-шатлыктан тулып тора. Икенчеләрнең төрле авырлык, сынау белән үрелеп бара. Авылдашым Хәйдәрнең дә җиңел, бәхетле булмады бала чагы, үсмер еллары. Ул дүрт яшьтә чакта сугыш башланып, әтисе 1941 елның 28 июнендә фронтка китеп, бер айдан «Хәбәрсез югалды» дигән язуы килде. Әнисе Сабира апа белән кала сабый. Аның […]
‘рәнҗеш’ тамгасы буенча язмалар
Каргыш үзеңә төшмәсә, балаңа төшә икән…
Кызы үксеп-үксеп елап кайтып кергәч, Рәзинәгә куркышыннан җир убылган кебек булды. Төн уртасында кайда йөргән ул, нәрсә булган? Газизенең йөрәк өзгеч тавыш белән идәнгә ятып бәргәләнеп елавыннан ана өнсез калды, ни кылырга да белмәде. Башыннан сыйпыйсы, иркәлисе, юатасы килде, әмма кызы аны якын китермәде. Кияве чит-ят белән чуалуын күршесеннән ишеткән иде ул. Тик, әлеге дә […]
Рәнҗеш
Кайсыгыз әйтте рәнҗеш төшми дип? Вак-төяккә рәнҗү белән бутамагыз түлке. Анысы болай гына үтеп тә китәргә мөмкин. Ә менә үзәгеңне ярып үткән рәнҗеш булса? Ерак туганымның кызы Гөлсинә (исемен үзгәрттем) йөргән егете белән бергә була алмады. Бер караганда аптырарлык та түгел – яшь чагында кемнәрне кочмыйсың да, кемнәрне үпмисең. Барысына да өйләнеп тә, кияүгә чыгып та […]
Ата рәнҗеше
– Әни үлгәч, әти сине сорарга бармакчы иде. “Кемне сорасаң да сора, аңа барма”, – диде туганнарыбыз аңа. Бу сүзләрне әтиләре үлеп 40 көн үткәч, үги анага үги кызы әйтте… Өч ел элек хатыны үлгәннән соң, Зариф өйләнде. Әмма ул килеп-китеп йөреп тәмам йөдәткәнгә, Зариф Нәфисәгә сүз салып карарга булды.