Илдар шау чәчәккә күмелгән алмагачлар арасында… Аңа бик рәхәт… Янында ак алъяпкыч кигән Сиринә бөтерелеп йөри… Җыр ишетелә, шундый матур җыр. Алъяпкычың, дустым, ак икән, Ак булса да, салыр чак җиткән… Илдар, җырның кайсы яктан ишетелгәнен беләсе килеп, борылып карамакчы була. Тик нигәдер башын бора алмый, әйтерсең, башы үзенеке түгел, әйтерсең, бер казыкка элеп куйганнар.
‘Зиннур Тимергалиев’ тамгасы буенча язмалар
Авыр түгел синсез
6 Июнь, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 2 340
Үзгәрмәгән берни язмышларда Кояш нуры мине назлап уята. Бер җай белән үтә көннәрем дә, Таң ата да кабат кич була. Авыр түгел миңа синсез яшәү, Син барлыгын әгәр уйласам
Кичергәнсең, диеп юк уйлама
3 Июнь, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 2 245
Кичергәнсең, диеп юк уйлама, Өмет белән миңа карама. Юк, эзләмә инде иреннәрне. Җавап бирми алар ялганга. Сандугачлар безгэ сайрамыйлар, Җәйләр моңлы, диеп алдама.
Икенче май
5 Май, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 2 624
Зәңгәр күкне болыт каплаганмы, Якты дөнья бүген нигә каралган? Ачы тавыш өзде үзәкләрне, Ярдәм сорап кем ул кычкырган? Ләйсән яңгыр көтә иде илем, Тик нигәдер корым коелды.