Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Улыма сәламәтлек телим»

52336712_799bad5a3b514f096e1214984892

“Серле телефон”га бер әби шалтратып: “Улымның киләчәге бик борчый. Олыгайган көнендә беркемгә дә кирәкми чыкса, нишләр балакаем?!” – дип өзгәләнде. Ә хәл болай икән.

Улы Рәис белән килене Мансура 15 ел тату гына яшәп 3 бала үстергән арада, килене балаларын ташлап, сөяркәсенә чыгып китә дә 4 нче баласын таба. Ә Рәис балалар белән кала: юа, пешерә, җыештыра, дәрес әзерләтә, кечесен балалар бакчасына йөртә. Озак та үтми сөяркәсе Мансураны вакытлыча файдалануга алып торган фатирда калдырып, үз гаиләсенә кайтып китә. Шул хәлдән соң аларга 4 бүлмәле уртак фатирны алыштырырга туры килә. Һәм кече малайны хатын үз янына ала. Рәисне туганнары сабыр холыклы хатын белән таныштыралар да, ул аңа фатирга керә, шулай да балаларын калдырмый. Гөлфара ханым Рәисне 13 ел буена тәмле ризыклар пешереп, өс-башын чиста карап, “сылап-сыйпап” кына яшәтә, Рәиснең теләге буенча яхшы эшен ташлый, балаларга да рәхимле була. Ә менә Мансураның хәлләре мөшкелгә төшә — ике яшүсмер бала белән уртак тел таба алмыйча җәфа чигә. “Пычак та балта”га барып ирешкәч, өстәвенә ут чыгып йорты янган әнисе дә ике бүлмәле фатирга килеп тыгылгач, Мансура ир кешесез эш барып чыкмаячагын аңлап, зур балалары аркылы әтиләрен гаиләгә кайтару ягын карый башлый. Ул гынамы ни? Әтиләре төзү эшендә күп акча алып эшли, яңада гына хатынына чәшкә тун, чит ил машинасы да алып биргәч, балалары: “Ят хатынны караганчы, әниебезгә булыш!” – дип үгетли башлыйлар. Рәис үзе дә әнисенә: “Мансураны яратам”, — дип гаиләгә кайтырга була. Чынлап та, әти кайткач, әкренләп барысы да түгәрәк өстәл каршына җыелыша башлыйлар. Бергәләшеп авылда иске генә йорт сатып алалар, оста куллы Рәис аны үзе яңартып чыга. Менә шулай тыныч холыклы Рәис булган проблемаларны чишеп, юкны – булдырып, өй эшләрен дә үз өстенә алып, тыныч кына яши бирә. Кайвакыт салдырып та куя, шундый чакларда ул хатынын үткәннәр өчен битәрләргә керешә, ә хатыны: “Син дә башка хатын белән яшәдең бит”, — дип аклана. Аны иренең кече кызын күрә алмавы да борчый. Билгеле, “җиңел”, күбрәк үз иминлеген кайгыртып яшәргә өйрәнгән ханым бу хәл белән килешергә теләми: “Аракы эчүеңне ташламасаң, өйдән чыгып кит!”, — дигән шарт куя. Рәис әнисенә килеп хәлне сөйли, әнисе: “Гөлфараның хөрмәте ярамады бит, хәзер ике хатынның капризларын үтәп ялчы урынына яшә инде. Синең аркада Гөлфара эшсез калды, балаларыңны тыңлап машинаны, хәтта телевизорга хәтле алып чыгып киттең. Бәлки, ул сине кире кабул итәр дә, тик үзеңдә тамчы гына да горурлык булырга тиеш бит!”- дип әрләп ташлый. Шуннан Рәис аракы эчүдән дәваланып, кабат гаиләсенә кайта. “Адәм баласының табигате шундый икән – хөрмәт күргән саен ул аза, ә түбәнсеткән саен – ябыша гына тора. Киленемә улым үзе кирәкми дә, акчасы, хуҗалыкны каравы, өйдә хезмәт кылуы кирәк. Шуңа биш намазымда Аллаһымнан улыма сәламәтлек кенә сорыйм…”, — дип пошына әби улының язмышы өчен.

Рәүфә КАНГАЗИНА. (24.12.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.