Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Айлык туплама Октябрь, 2014

Үпкәләмә көзләргә

осень-4

      Күңелемнең әллә нинди моңсу чагы иде.Кәефемне күтәрсә дә бары тик җырлар, яхшы җырлар гына күтәрә алачак.Хатыным үлгәннән бирле филармониягә аяк басканым юк .Бала тапканда аңын җуйган хатыным кабат исенә килә алмыйча, дөньяда 1 сәгать кенә яшәргә өлгергән нәни улыбыз белән бу тормышның бөтен матурлыгын үзе белән алып китте сыман.Ә ул исән чакта концертларга […]

Амәнәт

photoshopactions49

      Хикәя (Булган хәл). Ясминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта  ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә-башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды  хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде…

Каргыш

61035204_kinopoisk

Бер атнага дип кенә улына килгән Фәгыйлә туксан яшен тутырып җиткерә алмады.Нәкъ яңа ел төнендә ,телевизор карап утырган җиреннән  мәңгегә күзләрен йомып, тирән йокыга талды. Килененең яңа ел табыны инде әзер, тик  ун баладан берүзе исән калган улы Ринат кына тәмәке тартырга дип, урамга чыккан,нишләптер керми дә керми. Узган гомерләрен, яшьлеген сагынып утырган карчык балаларына […]

Күрәчәк гүргә кертә (Хикәя)

e1f5ad6234_normal

Диләфрүз, директор кабинетыннан чыккач та, укучыларының өеннән әйләнеп, хәбәр салырга булды.”Диләфрүз Хәеровна,классыгыз белән 2км.лы посадка сезнең өстә.Чистартасыз, чүпләрен җыеп яндырасыз, иртәгә лично үзем карап чыгачакмын участогыгызны”,-дип махсус чакыртып, юкка гына әйтмәгәндер Рифат Хәбирович Башкалар янында бер дә тиргәләсе дә, укучыларын да ялкау итеп күрсәтәсе килми Диләфрүзнең. Вакытны кызганмаска кирәк!