Кышкы зәмхәир суык көннәрнең берсендә тулай торакка өс башын ак бәс сарган егет килеп кергәч Мәвлия әллә нишләп китте. Тәне буйлап эсселе суыклы дулкын сыйпап узды.Бер-береңә бер карауда гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә диләр.Вахтер апа Фирдәүсәнең кыштыр-кыштыр иске башмакларын өстерәп килгән тавышны ишетеп икеседә сөйләшудән шым булдылар.
‘Тормышка ашмаган мәхәббәт’ сәхифәсе тупламасы
Гомерем буе сагынып яшәдем
Еллар узган саен үткәннәр ныграк сагындырып искә төшә икән. Нишләтәсең, чәчләргә чал төшсә дә, йөрәк һаман яшь, кем әйтмешли, гел унсигездә. Их, кайтарырга иде дә шул чакларны, яшәргә иде ялгышмыйча! Сигезенче классны тәмамлагач, үзебездән читтә урнашкан район үзәгенә барып, тегүчелеккә укырга кердем. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Ара ераклыктан туган авылыма бик сирәк – бәйрәмнәрдә генә кайта […]
Яратам сине, көтүчем!
Шәһәрдә туып үссәм дә, күңелем гомерем буе авылга тартылды. Сабый чактан ук гел авылга кайтып, дәү әнинең тәмле коймакларын, мичтә пешкән бәлешләрен ашау зур бәхет тоелгангамы, әллә авылның гади кешеләрен үз иттемме – белмим. Ләкин, кем әйтмешли, авылны яратуым факт. Әле дә хәтеремдә, көтү каршылагач, дәү әни белән капка төбенә чыгып утыра идек. Мин урамнан […]
Алтын дигәнем бакыр икән бит…
Мәктәптә чибәрлегем, чаялыгым белән башка кызлардан әллә ни аерылып тормадым мин. Тыныч, оялчан, кечкенә, ябык кына кыз идем. Бөтен белгәнем китап уку, дәрес хәзерләү булды. Мин иртән мәктәпкә килеп, класска аяк басуга, өй эшләрен күчереп алырга дип, ялкау малайлар чиратка тезеләләр иде. Бер малай – сугыш чукмары, икеле капчыгы кайсыдыр ягы белән миңа сөйкемле иде. […]