
Ул аны яратмады, гадәтләнде, ияләште генә. Шулай да ул Илгизне үзенә өйләндерергә тели иде. Инде өченче ел бергә булып та, никах турында сүз кузгалтылганы булмады. Ләкин Аидәнең «гаилә» дигән ышанычлы кальга төзисе килә иде. Сөю-назга бай төннәр күп булса да, балага уза алмыйча интекте ул. Уртак бала аларны ЗАГСка барырга мәҗбүр итәр иде дә, Илгиз, […]