Таһирның кичә юбилее булды. Кем әйтмешли, аяк терәп, зурдан кубып бәйрәм иттеләр. Сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын артына җыелган балалары, туган-тумачасы, күрше-күлән һәм дус-ишләре ихлас күңелдән котладылар үзен. Алтынчы дистәсен ваклаган, кырыс холыклы, бик җитди ир узаманы булса да, әлеге бәйрәм Таһирның күңеленә хуш килде.
‘Тормышка ашмаган мәхәббәт’ сәхифәсе тупламасы
Кеше сүзе кеше үтерә…
Язмыш безне мәхрүм итте Сөешеп кавышудан. Ләкин ул мәхрүм итмәде Гомерлек сагышыннан! /Ә. Атнабаев/ …Алар беренче сыйныфтан башлап мәктәпне тәмамлаганчы бергә укыдылар. 9 сыйныфта ныклап дуслашып киттеләр. Ә чыгарылыш кичәсендә ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынды.
Яшьлек хатирәләре
Ул чакта аңа нибары 18 яшь кенә иде. Айнур бик тыйнак, кызлар кебек оялчан егет булып үсте. Ишле гаиләдә, әти-әнисе барлык балаларны да: «Олыларны хөрмәт итегез, кечеләрне кыерсытмагыз, сугышмагыз, сүгенмәгез, кеше әйберенә тимәгез, дәүләт малына кызыкмагыз», – дип үстерделәр. Шундый тәрбиянең нәтиҗәсе булды бугай, Айнур нәкъ шушы сыйфатларны үзләштереп үсеп җитте. Сугышмады, иптәшләренә ияреп колхозның […]