Әти-әнием мине назлап-сөеп кенә үстерде. Мәктәптә укыганда мине бары яхшы яктан гына сөйлиләр иде. Казанның иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә югары белем алдым. Әти-әнием уңышларымны күреп, гел сөенеп яшәделәр. Мине дә үзләре кебек гаилә бәхетенә күмелеп яшәтәселәре, матур итеп кияүгә бирәселәре, оныкларын сөяселәре килде аларның. Университетта укыганда бик әйбәт гаиләдә үскән егет белән таныштым. Бер-беребезгә […]
‘Тормышка ашмаган мәхәббәт’ сәхифәсе тупламасы
Хәерче белән яшәтмим!
Камил акыллы барлык кешеләр кебек, мин дә яраткан кешем белән кавышып, матур гаилә корып яшәү турында хыялландым. Яраткан кешем дә очрады, тик бәхетле, парлы гомер кичерү генә насыйп итмәде. Без бер авылда туып, бер мәктәптә укып үстек. Мәктәп еллары гашыйк итте дә инде безне. Әле дә хәтерлим, озын тәнәфес вакыты иде. Шулчак берәү өздереп гармунда […]
Раил нәрсә уйлый икән?
Ирем үлгәнгә инде ун елдан артык вакыт узды. Балалар үсеп, үз тормышларын кордылар. Алар янымда чакта ялгызлыкның нәрсә икәнен белмәгәнмен икән. Ә хәзер җиде төн урталарында уянып, таң атканчы керфек тә какмаган вакытларым ешайды. Шул чакларда гомер йомгакларымны сүтә-сүтә хәлдән таям. Кайда ничек итсәм бәхетле буласы идем икән дим. Яшь чагымда авылның бер чибәре идем. […]
Онытылмадың, Тәнзилә
Олыгаеп, чәчләргә чал керсә дә, беренче мәхәббәт онытылмый, күңелдән китми икән ул. …1964 ел. Мин әле тугызынчы класста укып йөрүче унбиш яшьлек малай. Күршеләргә Үзбәкстан якларыннан бер кыз кайтты һәм күрше урыс авылы мәктәбенә укырга йөри башлады. Ә мин, интернатта яшәп, 12 чакрым ераклыктагы авылда укыйм. “Үзбәк” кызы гел күзгә чалына башлады бит. Зифа буйлы, […]