
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]


Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]


Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]


Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]


Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]


Япрыкта яз иде. (Чын хикәят)





Юньлегә ашкынамы инде бу йөрәк?! “Туймазы якын җир түгел, үзеңә кыенга туры килмәсен”, — дип, кабат-кабат әйтеп карадылар. Шундый катлаулы операциядән соң бу халәттә озын-озак юлга чыгу — җүләрлек, билгеле. Җитмәсә, суык тигән, күз алмаларына хәтле ут кебек янып сызлый. Төн буе дару ашыйм. Ничекләр итеп барып җитәрсең дә, ничекләр итеп йөзләгән тамашачы алдына чыгып сөйләрсең?
Инә





Мәчет манарасыннан ахшам намазына азан тавышы ишетелгәч, Фәрди кулындагы балтасын куеп уйга калды. Бүген төшлектә генә ул азанның мәгънәсе белән кызыксынып китап ачып карады. «Хәййә гәләс сәлә-ә-х”, — дип ике кат сузды азан әйтүче егет, ягъни: «Ашыгыгыз намазга». Шуның артыннан: «Хәййә гәләл фәлә-ә-х», — дип, янә ике кат кабатлады. Бу сүзләрнең Фәрди китаптан укыган мәгънәсе «Ашыгыгыз газаптан котылырга» дигәнгә туры килә иде. Кемгә ничек, ә менә Фәрдигә бик тә кирәк иде газаптан котылырга. Дәвамын укырга »
Һәркем парлы була





Сезнең, тау-таш ишелгәндәй, янтайган шкафтан савыт-саба коелганын күргәнегез бармы? Юк, дисез? Булмаса, күрергә язмасын. Бар иде бит элегрәк кече якка куела торган акка буялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” — аслы-өсле ике кисәктән тора иде… Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты. Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ шомлыгы булды микәнни? Тәшвишле хәл. Юрамасаң да, юш килә. Шулай булды да. Дәвамын укырга »
Акбалам




