
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]


Басыла торган хасрәт түгел
Ирләргә елау килешми дисәләр дә, мин тагын ваннага су җибәрдем дә, үксеп еладым. Сәгать төнге өч. Төшемдә мин улымны күрдем, Рамилемне. Ул дөньяга килгәч, мин нык үзгәргән идем. Чөнки беренче мәртәбә мине яратканнарын тойдым. Суыткычтан алып башланган шәрабымны йотып куйдым. Ничәмә тапкыр үземә сүз бирсәм дә, бары хәмер генә мине әзрәк тынычландыра. Дарулар минем кайгым алдында […]


Җанымда сина урын булачак
Разия әнисе үлгәндә бер яше әле генә тулган кызчык булган. Әбисе сөйләве буенча, әнисен күршеләренең бәйдән ычкынган эте тешләгән. Котырган булганмы-юкмы, кем тикшереп торган инде ул вакытта. әмма хуҗа бу хәлдән соң этен атып үтергән. ә Разиянең егерме яшьлек әнисе берничә атна урын өстендә хәлсезләнеп яткан да җан биргән. Ул биш малайдан соң туган, көтелгән […]


Төштә генә очрашырга калды
Зәлия үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Дилүс белән танышканда ул югары уку йортына керергә имтиханнар биреп йөри һәм вакытлыча әнисенең сеңлесендә яши иде. Булачак ире җизнәсе белән бер оешмада эшли булып чыкты. Беркөнне алар кич белән бергә кайтып керделәр дә, Мөбарәк җизнәсе турыдан-туры әйтеп салды: — Менә, Зәлия, бу егет синең рәсемеңне күреп, гашыйк […]


Язмышларга язылса
Язмыш… Сиңа язылганнан котылып калып буламы? Юктыр, шагыйрьләр дә «язмышларны булмый урап» дип тик кенә язмагандыр. Әлбәттә, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга безне кечкенәдән өйрәтәләр. Тормышта гына барысы да син уйлаганча бармый. «Дөрес эшләмисең, алай ярамый», – ди берәүләр. Ә алар ничек дөрес икәнен каян беләләр? Алар синең урында яшәп караганмы? Шундый уйлар бер минем […]


Кече хатын (булган хәл)





1926 елда Мәрфуга авылның абруйлы мулла малае Мөхәммәткә икенче хатын булып кияүгә чыгарга ризалык бирә. Чөнки Мөхәммәтнең хатыны Маһруйның рөхсәте белән эшләнә бу эш.
Бала талканнан соң Маһруйның сәламәтлеге шактый какшау сәбәпле, озак вакытлар иренә ярамый. Көннәрдән беркөнне ире Мөхәммәт, кече хатынга өйләнергә җыенганын, Маһруй кушкан кызга гына өйләнәчәген әйтеп салмасынмы. Дәвамын укырга »
Гафу итәргәме?





…Лилия бик соңлап кына үз бәхетен табып, 28 яшендә кияүгә чыга. Инде шактый тормыш тәҗрибәсе бар, иренә дә 35 яшь. Алар ярты ел элек очрашканнар һәм бер күрүдә гашыйк булып, бик тиз бер-берсен ярты сүздән аңлый башлаганнар. Кияүгә чыкканчы Лилия әнисе белән районнан ерак түгел кечкенә генә бер авылда яши. Ренат район үзәгендә барлык уңайлыклары булган дәүләт фатирында яши, әнисе белән тора. Әнисе бик авыр холыклы икән, ул бу турыда Лилиягә алдан ук әйтеп куя. Дәвамын укырга »
Яшәү, үлем… Икесе бер сукмак




