Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ир эшләгән ник җитми?

-_IOD4bwqf8

Руслан белән дүрт елга якын йөрешеп өйләнештек. Бу вакыт аралагында икебезгә дә шактый гына сынаулар аша узарга туры килде. Әмма кеше сүзенә исебез китмәгәч, башкаларга карамагач, бар да яхшы, без дигәнчә генә булды. Икебез дә мәктәптән соң Казанга чыгып киткән кешеләр. Танышуыбыз да шушында булды. 
Өйләнешеп бергә тора башлагач, кире районга кайтырга уйламадык, чөнки анда кайда барсаң да эшсезлек хөкем сөрә. Әниләр дә шәһәрдә төпләнеп калуыбызны хуп күрделәр. Кайнанамның аеруча кайтарасы килмәде инде. «Эшсезлектән әллә никадәр яшьләр бозылышып кына ята, күбесе эчә. Дәвамын укырга »

Минем дә бәхет бар икән!

ipHaSgO7swA

“Абыйның баласы миңа үз балам кебек. Үземнекеләр өчен йөрәк ничек янса, ул бала өчен дә шулай ук борчылам. Чаллыда яшәсәк тә, еш кына кайтып йөрим үзләренә. Менә бу атнада да алардан әйләнеп кайткач: “Их, берәр иптәш табасы иде үзенә”, – дип уйлыйм, һич башымнан алып ата алмыйм. Без дә бераз менә шушылай тәвәккәлләмәсәк, эзләнмәсәк, кем ярдәм итәр аңа? Егеткә 26 яшь, ул кечкенәдән 2 группа инвалиды. Бәлки газета укучылары арасында безгә тиң булырдай кыз бардыр? Группадагы кешеләр дә бер-берсен табышып, менә дигән гаилә кора ала бит ул, мин шуңа ышанам.”  Дәвамын укырга »

Әйткән сүз — аткан ук

mas7aovsjaq

Нахакка кешенең хәтерен калдыру, күңелен рәнҗетү һәрвакыт тәнкыйтьләнә. Бер генә дин дә аның ишене хупламый. Тик, кызганычка каршы, бөтен кеше дә дөрес кенә яшәп бетә алмый шул…
“Авыруың чынмы?»
– Узган ел гаиләбез өчен бик катлаулы булды. Йә беребез авырып китә, йә икенчебез, ул арада улым югары температура белән укудан кайтып ята, күршедә генә үз гаиләсе белән яшәүче кызыбызга да, оныкка да күчте. Мин эшләгән оешмада хуҗа хатын больничныйга киткәнне яратмый. Хәер, бер бездә генә шундый хәл түгел инде ул, кайда да шулай. Дәвамын укырга »

«Син миңа — буш урын!»

iqgs_qmop4u

Без – авыл балалары, элеккеге тәрбия алып үстек. Кечкенәдән әнинең: “Авызың тулы кара кан булса да, төкермә”, – дигән сүзләре гомергә йөрәктә калган. Барысына да түзеп яшәргә өйрәнгәнбез. Нигә кирәк булган диген? Егерме яшь тә тулмаган көе димләп кияүгә бирделәр. Бер дә белмәдем түгел, ул минем артымнан үзе йөрде, ләкин мин аны яратмый идем.
Менә бер кичне ул, ике дустын ияртеп, мине алырга килде. Хәзер уйлап куям: шулай киләләр мени кыз алырга? Бик итәгатьле генә күренеп, үзен кызгандырып утырды. Дәвамын укырга »