
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]


Басыла торган хасрәт түгел
Ирләргә елау килешми дисәләр дә, мин тагын ваннага су җибәрдем дә, үксеп еладым. Сәгать төнге өч. Төшемдә мин улымны күрдем, Рамилемне. Ул дөньяга килгәч, мин нык үзгәргән идем. Чөнки беренче мәртәбә мине яратканнарын тойдым. Суыткычтан алып башланган шәрабымны йотып куйдым. Ничәмә тапкыр үземә сүз бирсәм дә, бары хәмер генә мине әзрәк тынычландыра. Дарулар минем кайгым алдында […]


Җанымда сина урын булачак
Разия әнисе үлгәндә бер яше әле генә тулган кызчык булган. Әбисе сөйләве буенча, әнисен күршеләренең бәйдән ычкынган эте тешләгән. Котырган булганмы-юкмы, кем тикшереп торган инде ул вакытта. әмма хуҗа бу хәлдән соң этен атып үтергән. ә Разиянең егерме яшьлек әнисе берничә атна урын өстендә хәлсезләнеп яткан да җан биргән. Ул биш малайдан соң туган, көтелгән […]


Төштә генә очрашырга калды
Зәлия үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Дилүс белән танышканда ул югары уку йортына керергә имтиханнар биреп йөри һәм вакытлыча әнисенең сеңлесендә яши иде. Булачак ире җизнәсе белән бер оешмада эшли булып чыкты. Беркөнне алар кич белән бергә кайтып керделәр дә, Мөбарәк җизнәсе турыдан-туры әйтеп салды: — Менә, Зәлия, бу егет синең рәсемеңне күреп, гашыйк […]


Язмышларга язылса
Язмыш… Сиңа язылганнан котылып калып буламы? Юктыр, шагыйрьләр дә «язмышларны булмый урап» дип тик кенә язмагандыр. Әлбәттә, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга безне кечкенәдән өйрәтәләр. Тормышта гына барысы да син уйлаганча бармый. «Дөрес эшләмисең, алай ярамый», – ди берәүләр. Ә алар ничек дөрес икәнен каян беләләр? Алар синең урында яшәп караганмы? Шундый уйлар бер минем […]


Йокы бүлмәсендә – күрше хатыны





Ирем белән аерылышканга 8 ел вакыт узса да, һаман да аның хыянәте күз алдымда тора. Оныта да, гафу итә дә алмыйм. Оныт, гафу ит диләр, ләкин мин булдыра алмыйм. Шул мизгелдәге тамакка тыгылган төер менә ничә еллар урыныннан да кузгалмыйча мине газаплавын дәвам итә.
Мунчадагы хыянәт





Без үскәндә уң як күршебездә Шамилә апа яши иде. Үткән-сүткәндә бала-чаганы буш итмәсә дә, авылда аны бик күп хатыннар яратмый иде. Яратмый гына түгел, күпләр аны күралмый иде. Бала-чагалык белән без аның төп сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез инде, әмма үсә-үсә барысына да төшенәсең бит ул.
Шамилә апа – әниләрнең чордашы. Шулай булса да, ни сәбәпледер, кияүгә чыкмый калган. Ә шулай да югалып калмаган, ялгызлыктан интекмәгән дип сөйлиләр. Озын төннәрне үзе генә газапланып уздырмаган. Хатыннар шуңа күрә яратмаганнар да инде аны. Дәвамын укырга »
Бер хатирә





Казанның Бауман урамында урнашкан китап кибетенә бик еш йөри Мәдинә. Менә бүген дә төшке эш вакытында китап кибетен урап килергә булды, чөнки иртәгә игезәк кызларының туган көннәре. Туган көн бүләкләре арасында татарча китап булу,алар гаиләсенең күркәм гадәтләренең берсе. Бауман урамы һәрвакыттагыча җанлы. Җәй уртасында, кешеләр генә түгел, гүя йортлар да ниндидер илаһи бер рәхәтлек кичерәләр.
Кибет ишегенә аларның куллары берьюлы үрелде, һәм шул минутта бер-берсенә карашып, туктап калдылар. Дәвамын укырга »
Күтәрмә




