
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
«Хатларын укып юанам»
15 Октябрь, 2015 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 512

Күршебездә үскән Нурзидә турында язарга уйладым әле. Алар 4 кыз, 2 малай үстеләр. Һәммәсе уңган, тырышлар, матур тормыш корып яшиләр. Хәзер Казанда гомер итүче Нурзидә авылга чираттагы тапкыр кайткач, аның бала чаклары, мәктәп еллары турында сөйләшеп утырдык. Ул булачак ире Мөбәрәкҗан белән башлангыч сыйныфта ук дуслашуын әйтте. Үсә-үсә дуслык мәхәббәткә әйләнгән. Әйе, аларның мәхәббәт тарихы минем дә күз алдымда. Унсигез яше тулуга, Мөбәрәкҗанны армиягә алдылар. Нурзидә аны көтәргә вәгъдә биреп, озатып калды. Дәвамын укырга »
Гомерем буе сагынып яшәдем
9 Октябрь, 2015 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 866

Еллар узган саен үткәннәр ныграк сагындырып искә төшә икән. Нишләтәсең, чәчләргә чал төшсә дә, йөрәк һаман яшь, кем әйтмешли, гел унсигездә. Их, кайтарырга иде дә шул чакларны, яшәргә иде ялгышмыйча! Сигезенче классны тәмамлагач, үзебездән читтә урнашкан район үзәгенә барып, тегүчелеккә укырга кердем. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Ара ераклыктан туган авылыма бик сирәк – бәйрәмнәрдә генә кайта идем. Ә ялларда бүлмәдәш кызым мине атна саен үзләренә кунакка алып кайта иде. Дәвамын укырга »
“Кызыңның карынында минем бала”
9 Октябрь, 2015 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 344




