Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Улыма сәламәтлек телим»

52336712_799bad5a3b514f096e1214984892

“Серле телефон”га бер әби шалтратып: “Улымның киләчәге бик борчый. Олыгайган көнендә беркемгә дә кирәкми чыкса, нишләр балакаем?!” – дип өзгәләнде. Ә хәл болай икән.

Улы Рәис белән килене Мансура 15 ел тату гына яшәп 3 бала үстергән арада, килене балаларын ташлап, сөяркәсенә чыгып китә дә 4 нче баласын таба. Ә Рәис балалар белән кала: юа, пешерә, җыештыра, дәрес әзерләтә, кечесен балалар бакчасына йөртә. Озак та үтми сөяркәсе Мансураны вакытлыча файдалануга алып торган фатирда калдырып, үз гаиләсенә кайтып китә. Дәвамын укырга »

Әллә аны әнием рухы каргады?!

1355142686_ssora-s-mezhem2

- Дүрт балам, өч атадан тудылар, — дип авыр сулап сүзен башлады яңа танышым. — Балачактан бәхетем булмады. Үги ана кулында үсеп, күпме кыерсытулар кичердем. Әтиемә үпкәләдем, чөнки беркайчан да безне якламады, бер тапкыр да башыбыздан сыйпап карамады. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә укырга киттем. Тулай торакта яшәп, кичләрен, ял көннәрен эшләп укуны тәмамлагач, эшләп ук киттем. Яратып йөргән егетем белән әти-әниләребезнең рөхсәтләреннән башка, бергә яши башладык. Язгы бәйрәмнәргә авылга кайтып килергә булдым,  шунда, эш күп дип, өйдәгеләр мине шәһәргә җибәрми куйдылар. Шул көннәрдә төшемә әнием керде, ул миңа көмәнле икәнемне әйтеп, баланы табарга кушты һәм: “Әтисенең гомере балага “зар булып” үтсен!” – дип әйтеп куйды. Дәвамын укырга »

Бәхилләрме йөрәк?

rr

Маратның гел елмайган коңгырт күзләре, җиңелчә бөдрәләнеп торган чәчләре, аның оста итеп “брейг” биюе кызларга дөньяларын оныттыра иде. Гаять, нәни чагыннан ук сөйкемле сөяге булды аның. Әтисе армия хезмәтендә булганда туды ул. 18 яшьлек әнисе балдызлары белән курчак урынына уйнатып үстерде. Төче телле, ягымлы нарасыйны күрше әби-апалар да “Сәетемнең улы бит ул” дип сөяләр иде. Әтисе кайткач, алар шәһәргә күчәләр. Әмма Марат авылны сагынды, җәйге каникулларында әбисе белән бабасында кунак булды. Үсә төшкәч, чибәр егеткә авыл кызлары, балга җыелган чебен кебек, ябышалар иде. Күңеле йомшак булды шул Маратның, үзенә игътибар иткән бер кызны да кире какмады. Дәвамын укырга »

Багучыга барма икән…

f_1914189161363720150

“Серле телефон”га бары тик хатын-кызлар гына шалтратуы гаҗәеп хәл түгел. Ир-атлар эч серләрен таныш булмаган кешегә җиңел генә сөйләр димә син! Бу юлы да телефонны кулга алуга, ханым тавышын ишетеп, аптырамадым. Хәл-әхвәлләр белешкәч, ханым сүзне үзен борчыган темага борды. - Ирем вахта юлы белән эшли, дип мактанып сөйлибез, алып килеп тоттырган акчага шатланабыз. Тик иребезне кабат эшкә озатканда гаиләбез иминлеген уйлыйбызмы соң? Әлбәттә, юк. Чөнки без бит иребезнең безгә булган чиксез мәхәббәтен, тугрылыклылыгын “беләбез”. Дәвамын укырга »