Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Елан мәхәббәте (булган хәл)

1739773

Гөлчирәне врач Виталий Сергеевич чакыртты. Ник икән?
Көне буе палаталар арасында тыз-быз чабып арган хатын аптырап калды.Дәваланучыларның берәрсе шикаять-фәлән яздымы икән? Алай дисәң, Гөлчирә һәркемгә кирәгеннән артык та игътибарлы, ачык, мөлаем ләбаса! Терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлаганына да 24 ел узган да киткән!Икешәр смена төн кунып калган чаклары да бихисап ич! Үзен-үзе бер дә кызгана белмәде Гөлчирә. Кем үтенсә,шуның өчен барды,эшләде,акчасын сорамады, бирсәләр алды, түләмәгәндә, тавышлап йөрмәде. Дәвамын укырга »

Үги ата тозагы

загруженное (2)

… Подъезд алдындагы утыргычта гәпләшеп утырган ике күрше агайның сүзләренә колак салдым беркөнне. Ниндидер Мусаны үги малае бик каты кыйнап ташлаган икән. “Ай-яй, җүнсез нәрсә, ничек инде әтиең урынына калган, тәрбия кылган, олы яшьтәге кешегә кул күтәрергә мөмкин!” – диде берсе. Әмма агайларның икенчесенең фикер сөреше бер дә кордашыныкы белән тәңгәл килми булып чыкты: “Кыйнамый ни! Муса ул балага үскәндә бер дә рәхәт күрсәтмәде шул! Исеме белән дә дәшми иде бит сабый чагыннан ук. “Нәрсә миңа атаң төсле итеп, каш астыннан сөзеп карап торасың, бүре баласы!” – дип яңагына учы белән чабып җибәргәнен үзем күргәнем булды”, – диде ул. Дәвамын укырга »

Соң булса да, гафу ит!

загруженное (1)

Мәктәпне тәмамлагач, мин Казанның бер һөнәри уку йортына кердем. Урып-җыю эшләре башлангач, безне Мөслим районының Сикия авылына эшкә җибәрделәр. Шунда мин Айнур исемле егет белән таныштым (язмада исемнәр үзгәртеп бирелде). Ул күрше Актаныш районыннан иде. Без аның белән беренче көннән үк бик тиз дуслашып киттек. Дуслыгыбыз тора-бара мәхәббәткә әверелде. Айнур белән көн саен очраша идек. Ул аяк атлап булмаслык көзге пычрак көннәрдә дә килми калмады, ат белән булса да килеп җитә иде. Үзем дә аның килүен сагынып көтеп ала идем. Казанга кайтканнан соң да Айнур белән араны өзмәдек. Дәвамын укырга »

Хыяннәттән ачырак хисләр бар…

загруженное

1991 елда бишенче балама авырлы идем. Кияүгә чыкканыма 12нче ел китте. Ул еллар шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән шаулап узды – сизмәдем дә. Сыер савучы булып эшлим. Йортны сипләп күтәрттек, каралты-кураны авылда беренчеләрдән булып биек, туры түбәле итеп, бар бинаны бер түбә астына җыеп эшләдек (мондый корылманы халыкта “Камаз” дип йөртәләр). Балаларыбыз берсеннән-берсе матур – гөрләшеп үсәләр, атлы, сыерлы булдык. Кыскасы, бәхет ташып тора. Яңа йорт җиткерергә йөрсәк тә, абый белән ялланып эшләүче берәү торган өебезгә веранда ясап куйдылар. Кирәкле материаллар, азык-төлек артыннан мин чабам. Дәвамын укырга »