Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

“Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның”

f442870

Егерме яшьлек кыз чагым. Казанда кибетче булып эшлим. Авылга Сабантуйга кайттым. Әни белән мәйдан әйләнәбез. Таныш-белешләр белән күрешәбез, хәл-әхвәл сорашабыз. Шулвакыт кемнеңдер бик матур итеп гармунда уйнавы ишетелде. Без яшь чакта гармун тартып, мәйдан тирәсендә җырлап утырулар бар иде бит. Әни белән моң агылган якка киттек. Күрәбез, аерым бер мәйдан ясап, хәйран гына халык җыелган. Уртада бөдрә чәчле егет, җырдагыча бөгелә-сыгыла, гармун уйный. Үзе җырлый да. “Әни, шушы егет миңа караса, бер эш тә эшләтмичә, гармун гына уйнатып утырыр идем”, – мин әйтәм. Бу егетнең әнисе белән минем әни авылдашлар икән. Җырны тыңлап бетердек тә, китеп бардык. Дәвамын укырга »

Алтын дигәнем бакыр икән бит…

Up0cahnjNcs

Мәктәптә чибәрлегем, чаялыгым белән башка кызлардан әллә ни аерылып тормадым мин. Тыныч, оялчан, кечкенә, ябык кына кыз идем. Бөтен белгәнем китап уку, дәрес хәзерләү булды. Мин иртән мәктәпкә килеп, класска аяк басуга, өй эшләрен күчереп алырга дип, ялкау малайлар чиратка тезеләләр иде. Бер малай – сугыш чукмары, икеле капчыгы кайсыдыр ягы белән миңа сөйкемле иде. Сигезенчедә укыганда мин аңа гашыйк булдым. Аның зәңгәр күзләренә карасам, коелып төшә идем. Яратуымны сизә күрмәсен дип, аның яныннан тизрәк китәргә ашыга идем. Төннәрен йолдызларга карап, аңа атап әллә никадәр шигырь яздым. Дәвамын укырга »

Үкенечкә калмасын иде

9532980

“Серле телефон”га әби шалтыратып: “Яшем инде 60ка җитеп килсә дә, синдә басылып чыккан хатларны яратып укыйм. Чынлап та, һәркемнең үз язмышы: кайсысы бәхетле, кайсысы кызганычлы, үкенечлеләре дә бар… Ләкин кулыма телефон алырга бигрәк тә яшьләр көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне сәбәп булды. Үткән елларда бу бәйрәмгә карата кешеләрнең фикерләрен бастырган идегез, укыгач, үземнең фикеремне дә язарга җыенган идем дә, соңга калдым, дип язмадым. Ә быел менә “Серле телефон” булдырдыгыз, безнең өчен бу бик җайлы булды. Дәвамын укырга »

Җан көеге

98854894_image

Көзге салкын төннәрнең берсендә, җиргә яңгыр белән бергә сары яфраклар яуганда, ташландык йорт каршысындагы агач төбендә уянып китте Гамир (исемнәр үзгәртелде). Торырга азапланып та, аякка баса алмагач: “Никләр таптың мине, әнкәй, ник таптың мин җан көеген?” – дип, куллары белән йөзен каплады. Дәвамын укырга »