
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
«Әби патша» варисы
8 Октябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 074

Хәзер гүзәл җенес вәкилләренең уңай сыйфатларын санаганда тагын берсен өстиләр: көчле хатын-кыз диләр. Көчле дигәч тә, сүз таза беләкле хатыннар турында бармый.
Бер телевизион тапшыруда танылган совет актерлары, шул чор хатын-кызларының мәхәббәтен яулаган Андрей Миронов һәм пәһлеван гәүдәле Алексей Смирновның әниләре йогынтысыннан арына алмыйча яшәүләре хакында сөйләделәр. Шунда яңгыраган: “Көчле хатыннар җебегән уллар үстерә”, – дигән фикер белән эчемнән генә гел бәхәсләшеп йөрдем. Янәсе, җебегән булсалар, әниләре итәгенә тагылып яшәсәләр, әлеге егетләр танылган шәхесләр булып өлгерерләр, кинода, театрда шундый образлар тудыра алырлар иде мени? Тик шулай да, җаныма кадалып калды бу сүзләр. Дәвамын укырга »
Эзләдем, табалмадым
7 Октябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 380

“Яз!” – диләр. “Башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлә!” – диләр. Инде ничә еллар, онытырга теләп, йөрәк яраларымны дәвалагандай итәм. Ләкин юк, булмый, үткәннәр истән чыкмый икән. Кайчакларда ул вакытларда йөрәккәем ничек түзде икән дим. Шуңа күрә дус-ишләрнең өзлексез: “Сөйлә, йөрәгеңне бушат, бераз җиңеләеп китәр”, – дигәнен искә төшеп, компьютер каршына утырдым менә.
Кайдан башларга? Үземнең бәхетсез беренче мәхәббәтемнәнме? Хәер, алар икесе дә мине бәхетле итә алмадылар. Хыянәт булып өченче кеше гел арада йөрде. Дәвамын укырга »
Үкенергә генә калды
6 Октябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 554




