
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Ашыгулар ялгышуга илтә…
23 Сентябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 736

Чибәрлеге ташып тормаса да, егетләрне үзенә каратырлык сөйкемле сөяге булган, нечкә билле, зифа буйлы, пешкән шомырттай елтырап, үзенә тартып торган кап-кара күзле башкорт кызы Рәзинәгә, югары сыйныфларда укыган чагында ук, үзеннән шактый өлкән ир-егетләр күз сала, сүз ката башлый. Тәҗрибәсез кыз баланың әлеге игътибардан башы күккә тия, дус-ишләре арасында абруе арткандай тоела. Ул үскән имин йортка бәла уйламаганда килә. Унынчы сыйныфта күңелле генә укып йөргән, моңарчы ни ашыйм, ни эчим, нәрсә киим, акча каян җиткерим дигән сорауларның барлыгын да белмәгән Рәзинәнең һәм аның энесе Радикның әтисе белән әнисе мунчада ис тиеп үлә. Дәвамын укырга »
Гомерлек мәхәббәт
21 Сентябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 255

Җәйге матур көннәрнең берсендә Түбән Камадан килүче автобус зур гына авыл янына килеп туктады. Автобустан матур гына киенгән 60 яшьләр тирәсендәге сөйкемле генә хатын-кыз төшеп, туп-туры зиратка юнәлде. Җыйнак кына, матур гына бизәлгән каберлек янына ашыга-сөртенә килеп туктады. Ә бу кабердә моннан 35 ел элек вафат булган сөйгәне – ире Сәлим ята. Саҗидә, сулышы кысылган хәлдә, күз яшьләрен тыя алмыйча, иренә эчен бушатты, аны һаман да оныта алмавын, яратуын сөйләде, аннан, белгән догаларын укып, акрын гына гасырдан артык яшәгән, күпне күргән, күпне ишеткән, күп серләрне үзенә яшергән тал янына килеп утырды. Салмак кына аккан су буендагы тал янында аларның мәхәббәтләре бөреләнеп чәчәк атты, беренче татлы үбешүләргә дә шушы тал шаһит. Дәвамын укырга »
Бәхетсезләр
21 Сентябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 072




