
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Көзләремә килеп кергәндә…
14 Июнь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 971

Бакыйлыкка иртә, бик иртә күчте аның Назыймы. Сөеп-сөелеп туймас чаклары иде. Ун ел гына бергә яшәп калдылар. Ике газиз баласын кочаклап, егерме сигез яшьтә тол калды Гөлсөяр. Кияүгә сорап килсәләр дә, чыкмады, балаларым ятимлекне сизмәсеннәр, диде, каенанасының йөрәген телгәләүдән курыкты. Ирен өзелеп яратканнар өчен ялгызлык хәсрәте үтә дә авыр. Язын-җәйләрен төннәр бер тотам. Озын көннәре эштә кеше арасында үтә. Эштән соң өйдә, ишегалдында вак-төяк мәшәкать белән вакыт үткәне сизелми дә. Көзге караңгы төннәрдә пыскып салкын яңгырлар яуганда, җаныңны кая куярга белмисең. Йөрәктә – бушлык. Ул халәтне үзең кичермичә, әйтеп аңлатырлык түгел. Дәвамын укырга »
Сау бул!
8 Июнь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 868

Миңа синнән берни кирәк түгел,
Юллар инде күптән аерылган.
Җырларыңа синең гашыйк булып,
Килә идем кайчак яныңа.
Күптән инде синең ул җырларың,
Башкаларга атап җырлана. Дәвамын укырга »
Авыр түгел синсез
6 Июнь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 709




