
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Күрәчәгең булса
22 Июль, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 4 407

Ишек алдыбызда бала арбасы тартып йөргән күршебез Дамира апаның еш уйланып утыруын күрсәм дә, барып ни дип сүз башларга белми йөдәдем. Үзе дә кемгәдер эч серен бушатасы килеп йөргән күрәсең, сеңлем бала арбасын күтәрешеп кермәссеңме дип үтенде. Чиста, уңайлы, матур фатирга килеп кергәч бәбине үз караватына сак кына илтеп салды да мине ай-вайына карамыйча күрше кешесен чәй эчерми чыгармыйм дип табын янына утыртты. Бер тын дәшми чәй уртлагач менә ниләр сөйләде Дамира апа. Күрәм син бу апа картаеп беткәч нигә бала тапты икән дип уйлыйсыңдыр инде. Дәвамын укырга »
Күз яшем
21 Июль, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 5 022

Чыгарылыш кичәсеннән кайтып килгәндә Земфираның башына сугып миңгерәйттеләр. Арттан килеп суккан бәндәнең кем икәнен күпме эзләсәләр дә таба алмадылар. Җәй башының чалт аяз көнендә китереп орган яшенле яңгыр сыман тиздән кызның авырга калганы билгеле булды. Билгеле сәбәпләр аркасында әбисе белән генә үскән кыз, яшьлегенең иң матур мизгелләрен бүлтәйгән корсагы белән кеше күзенә күренүдән оялып өйдә генә уздырды. Сыйныфташлары кайсы-кайда таралышып укырга кергәндә ул өйдә бәби карады. Дәвамын укырга »
Мәхшәр
14 Июль, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 4 120



