
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Үкенечкә калмасын
11 Май, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 435

Мин бер егетне җиде ел буе яратып йөрдем. Ул да мине беркемгә дә алыштырмады. Безгә сокланып карыйлар иде. Ул беркайчан авыр сүз әйтмәде, бәйрәм саен бүләкләрдән өзмәде. Мин аңа чиккән кулъяулыклар бирә идем. Армиягә озаттым, армиядән кайткач, арабыздан кара елан узып киткән кебек булды. Каршы алдым, ләкин ул миңа түгел, ә бик матур, тулышып торган бер кызга өйләнде. Мин ул кыз кебек матур түгел идем. Ул вакытта нәрсәләр кичергәнемне үзем генә беләм. Уйладым, уйладым да, бер айга читкә чыгып киттем. Дәвамын укырга »
“… Туйганчы елар идем”
10 Май, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 276

… Без буй җитеп килүче яшьләр. Җәен кичке уеннарга йөрибез. Чүпләм, дүртле, өчле уеннарыннан ямьле алан шау-гөр килеп тора. Авылыбызда гармунчы егетләр дә бар. Шуларның берсе минем тәүге мәхәббәтем булды. Бер кичне ул миңа: “Разия, бүген икәү бергә кайтырбыз әле, яме”, – дип пышылдады. Дуслык җепләре олы мәхәббәткә әверелде. Дәвамын укырга »
Абый иде, ир булды
8 Май, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 239




