
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Бала табу йортында алышынган улым белән 25 елдан соң очраштым
19 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 946

Ана белән бала. Шушы ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләр эченә никадәр наз, ярату, бәхет сыйган. Аларны беркайчан, бернәрсә дә аера алмас кебек. Әмма кайчакта тормыш адәм балаларына көтелмәгән сюрпризлар әзерләп куя, чәчләрең үрә торырлык була. Менә көннәрнең берсендә сезгә балагыз үзегезнеке түгел дип әйтсәләр, нишләр идегез? Дәвамын укырга »
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә
19 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 723

Адәм баласы фани дөньяда нинди генә сынауларга дучар булмый! Нәкъ менә шул вакытта гына аның тормышы, дөньяга карашы үзгәрә. Бер мизгелдә үткәннәр, хәзерге көн һәм киләчәк күз алдына килеп баса. «Ник мин?» – дигән сорауга җавап эзлисең. Әлеге язмамда, мин начар диагноз куелып та, үзләрендә яшәргә рухи көч тапкан кешеләр турында язасым килә. Дәвамын укырга »
Каргыш
18 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 315




