
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Казлар рәнҗеше
11 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 373

Наил кечкенәдән табигатьне яратты. Бүтән балалар урамда туп тибеп уйнаганда, яисә тауда чана шуганда ул урманга, тауга, я елга янына юл тотар иде. Кечкенә вакытында яфраклар җыеп күңелен юатса, үсә төшкәч, агачлар утырта, кышларын урман җәнлекләренә дип, ашарга ташый иде. Аның кадәр дә нечкә күңелле, табигатьне саклаучы булдымы икән дөньясында? Күпләр Наилнең бу шөгылен аңламады, аннан хыялый, исәр, дип көлделәр. Тик егет үзеннән көлүчеләргә игътибар бирмәскә тырышты. Дәвамын укырга »
Үпкә суда батмый…
11 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 816

Төн уртасында Гөлүсәнең кычкырып, елап уянуы бөтен гаиләне аякка бастырды. Ул әле уянгач та төшеннән аралана алмыйча: «Бәбкәне тилгән алды, – дип, елавын дәвам итте. Аның сүзен ишеткән кайнанасы аптырап калды. Яхшы төш түгел иде бу, чөнки киленнең бала тудырырга вакыты җиткән. «Йә Раббым, хәерлегә генә булсын, – дип Гадилә бүлмәсенә кереп китте. Әле таң атарга ерак булса да, инде берәү дә йокларга җыенмады. Иртән Илгизәр хатынын тудыру йортына илтте. Дәвамын укырга »
Ана күңеле балада
11 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 4 543




