
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Аккан сулар барыбер агар
5 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 234

Аккан сулар барыбер агар,
-Менә хәзер таптыйм сине – диеп,
Каргыш үзеңә төшмәсә, балаңа төшә икән…
3 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 509

Кызы үксеп-үксеп елап кайтып кергәч, Рәзинәгә куркышыннан җир убылган кебек булды. Төн уртасында кайда йөргән ул, нәрсә булган? Газизенең йөрәк өзгеч тавыш белән идәнгә ятып бәргәләнеп елавыннан ана өнсез калды, ни кылырга да белмәде. Башыннан сыйпыйсы, иркәлисе, юатасы килде, әмма кызы аны якын китермәде. Кияве чит-ят белән чуалуын күршесеннән ишеткән иде ул. Тик, әлеге дә баягы, кеше сүзе, көнләшәләрдер, дип кенә үткәреп җибәрде… Дәвамын укырга »
Хисләремне мин бит сиздермәдем
2 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 345
Хисләремне мин бит сиздермәдем,
Серләрем гел булды йозакта.
Күңелемә барыбер килеп кердең,
Калырсың күк анда озакка. Дәвамын укырга »
Ашык, ярдәмгә кил миңа, язмыш
2 Апрель, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 2 569



