Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Ялгыш язмыш
14 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 5 810

…Дамир соңгы тапкыр авылы белән хушлашты. Тәмәкесен җиргә ташлап бик озак таптады да очы-кырые булмаган тузанлы юл буйлап билгесез киләчәккә таба атлады.
Кичкә таба авыл үзенә күрә бер сихри төсмер ала. Урам көндезге шау-шудан бушанып, тынып калган. Ләкин анда әллә никадәр аваз яшеренгән. Авылдан ерак түгел урнашкан, бөдрә чәчле тал кызлары әйләндереп алган су буенда адашып калган казлар каңгылдавы, кайбер йортларда мал-туарның кычкырган тавышы; капка төбендә үсеп утыручы баһадирдай горур тупылның нәфис, нәзберек яфракларының яшь кызлар кебек пышылдаулары искиткеч моңлы тынлык тудыра. Дәвамын укырга »
Сабыр төбе — сары алтын
12 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 4 587

Мин санаторийләрдә еш булам. Дәваланып, ял иткән вакытта нинди генә язмышлы кешеләр белән аралашмыйсың. «Санта» санаторийсендә минем белән бер бүлмәгә урнашкан Алсинә белән бик дуслашып киттек. Тормышыбызны, баштан үткәннәрне төне буе сөйләшү гадәткә кереп китте. Бер сөйләшүебездә ул түбәндәгеләрне бәян итте. . . «Мин үзем авылда туып-үстем. Әти-әнием укытучылар, гаиләдә өчәү үстек. Ике абыем янында мин бердәнбер булгангамы, гел минемчә генә булды. Урта мәктәпне тәмамлагач, башка укырга теләгем булмады, бик яшьли Чаллы шәһәренә килеп катыргы–кәгазь фабрикасына эшкә урнаштым. Тулай торакта бер бүлмә бирделәр. Дәвамын укырга »
Фаҗигагә юлыккан кызлар
8 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 875




