
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Яшьлек хатирәләре
18 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 190

Ул чакта аңа нибары 18 яшь кенә иде. Айнур бик тыйнак, кызлар кебек оялчан егет булып үсте. Ишле гаиләдә, әти-әнисе барлык балаларны да: «Олыларны хөрмәт итегез, кечеләрне кыерсытмагыз, сугышмагыз, сүгенмәгез, кеше әйберенә тимәгез, дәүләт малына кызыкмагыз», – дип үстерделәр. Шундый тәрбиянең нәтиҗәсе булды бугай, Айнур нәкъ шушы сыйфатларны үзләштереп үсеп җитте. Сугышмады, иптәшләренә ияреп колхозның яшелчә бакчасын басмады, мәктәпнең алма бакчасына кермәде. Дәвамын укырга »
4 аяк сихереме, әллә язмыш сынавымы?
17 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 4 393

Лаеш районы Кече-Елга авылында моннан берничә ел элек булган аяныч гаилә язмышы турында язасым килә.
– Үземә урын таба алмаганда, авыр чакларда сиңа киләм инде мин, башка беркемем дә юк. Зинһар, ачуланма инде, – дия-дия, Рәзинә килеп керде. Күзләре тоныкланып калган авылдашыма карап куркып калсам да, үземне кулга алып:
– Ни булды, Рәзинә?! Әйдә, әйдә! Менә хәзер чәй эчәрбез, тынычланып китәрсең, – дип, аны түргә дәшеп, чәй куеп җибәрдем. Дәвамын укырга »
«Аккош сере»
15 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 1 689



