Җәйге матур иртә. Кояш нурларын озын итеп сузган. Алар үләннәр өстендә биешәләр. Агач яфраклары, иртәнге күренешкә сокланып, нидер пышылдашалар төсле.
Фәнис, татлы йокысыннан уянып, табигатьнең матурлыгына сокланды. Бүгенге көн аңа аеруча якын. Аның бүген туган көне. Ул, җитез генә торып, ак каены янына йөгерде. Каен аның өчен бик кадерле. Ул аңа «әти» сүзен әйтергә тилмергәндә әтисе дә, якын дусты – сердәше дә иде. Каен белән белән яшьтәшләр алар. Дәвамын укырга »