ХАЛИДӘ БИГИЧЕВА «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» (Н. Акмал сүзләре, Ф. Хатыпов көе)
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
«Күзләремнең төсе үзгәрмәде»
23 Август, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 1 734
Кискән ипи кире ябышмый
22 Август, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 535

(Булган хәл) Искәндәрнең тагын җене котырып кайтты. Тагын аңа йә бусы, йә тегесе ошамый. Миләүшә, ул ишектән килеп керү белән, ерткычтан курыккан җәнлек кебек, калтыранырга ук тотынды. «Йа Ходаем, бүген тагын нәрсәләр күрсәтер икән инде бу?» – дип эчтән һаман-һаман кабатлады, ашарга көйләп, чәйләр ясап, бүлмәгә алып керде. Ир:
– Нишләп монда майонезны да, кетчупны да тотып кердең, мә, үзең тутыр, – дип идәнгә атып бәрде. Дәвамын укырга »
Бер язмыш…
14 Август, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 057

Бик күп еллар буена укытучы булып эшләгән Мөнәвәрә апаның ире дә, балалары да юк. Ни өчен дигәндә… Хәер, иң баштан ук башларга кирәктер.
Мөнәвәрә апа студент чакта үзен Варя дип йөрткән. Дуслары белән күбрәк урысча аралашкан, чөнки балачакта урыс мәктәбендә укыган. Йөрсә дә урыс яки яһүд егетләре белән генә йөргән. Татарлар турында: “Ул наданнар белән миңа кызык түгел”, – дип әйтә торган булган. Дәвамын укырга »
«Өзгәләнмә»
12 Август, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 1 694



