Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Син бәхетлеме, Нурлат кызы?

get (2)

Җитмешенче еллар. Төгәлрәге, 1969 елның җылы яз көннәре. Казан химия-технология институтында диплом язып йөргән вакытта “Казан-Уфа” поезды белән Чирмешән районындагы туган авылыма кайтып килергә уйладым. 6-7 май көннәре булырга тиеш бу. Поезд төнлә бер тулганда кузгалып китә, билетлар юк, урын юк. Күпчелек пассажирлар кебек, төне буе бер аякта басып кайттым. Буа станциясен узгач, вагон бераз бушады. Дәвамын укырга »

“Гөнаһ икәнендә беләм, барыбер каргыйм”

get

Алтмыш биш яшемә җитеп, болай елаган кешене күргәнем юк иде. Күрергә дә язмасын, Аллаһ сакласын.

Казанда яшәүче туганнарга мәҗлескә баргач, Татарстан күчтәнәчләре алыйм дип базарга чыккан идем, йөри торгач, шактый әйбер җыелды. Ял итә-итә, туганнар фатирына кире кайтканда, юл буенда хәйран гына матур чит ил машинасын күрдем. Эчендә бер хатын утыра. Якынлашкач, күзем аның йөзенә төште: бер ноктага караган да, күзләреннән борчак-борчак яшь тәгәри. Дәвамын укырга »

Тынычлан инде, әни!

mama-doch

Без гаиләдә өч кыз үстек. Мин иң олысы идем. Әти белән әни колхозда эшләде. Ә анда, үзегез беләсез, эш вакыты чикләнмәгән, без аларны көне буе диярлек күрми идек. Шуңа да сеңелләремне карау, өй җыештыру, кер юу – барысы да минем өстә иде. Ашарга пешерергә дә кечкенәдән өйрәнергә туры килде. Әни өй эшләренең барлыгын да белмәде, аның өчен беренче урында колхоз эше иде. Буй җитеп, иптәш кызлар кич уенга чыкканда миңа чыгарга ярамады – әни рөхсәт итмәде. Ә сеңелләремә нәрсә эшләсәләр дә килеште, әни аларны яклады да, саклады да, иркәләргә дә, җылы кочагына сыендырырга да вакыт таба иде. Гаиләдә мин генә нигәдер “тамгалы каз” кебек идем. Дәвамын укырга »

Хәерче белән яшәтмим!

12470830

Камил акыллы барлык кешеләр кебек, мин дә яраткан кешем белән кавышып, матур гаилә корып яшәү турында хыялландым. Яраткан кешем дә очрады, тик бәхетле, парлы гомер кичерү генә насыйп итмәде. Без бер авылда туып, бер мәктәптә укып үстек. Мәктәп еллары гашыйк итте дә инде безне. Әле дә хәтерлим, озын тәнәфес вакыты иде. Шулчак берәү өздереп гармунда уйнап җибәрде. Карасам, Марат икән. Аннан без – кызлар ул уйнаган көйгә рәхәтләнеп биедек. Көн саен озын тәнәфестә шулай итә башладык: Марат уйный, без биибез. Дәвамын укырга »