
Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Бер бәхетсез – гел бәхетсез
26 Сентябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 320

Нәрсә соң ул мәхәббәт? Ни гомер яшәп, шуның барлыгын-юклыгын аңлый алмадым.
Яшь чагында барыбыз да гел сөеп-сөелеп, мәхәббәт диңгезенә чумып кына яшәрбез кебек тоела. Ә ир белән хатын булып яши башлагач, җитмәсә бишектә көне-төне балаң акырып ятса, хыяллар челпәрәмә килә. Кәнфит кебек кызлар-егетләр дә тора-бара нык кына үзгәрәләр. Хатын-кызларга гомерләре буе нәрсәдер җитми: әле тегесе, әле монысы кирәк. Алар сораган әйберне ире табып бирә алмаса, мескенгә көн бетә. Китә талаш – син шулай да, мин болай, янәсе. Дәвамын укырга »
Сыңар алкалар
26 Сентябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 314

Яшь чакта бәхетле тормыш турында кайсыбыз гына хыялланмый икән?! Минем дә тизрәк кияүгә чыгып, матур балалар үстерәсем килде. Сөйгән ярым белән ун елдан артык очрашып йөргәч, гөрләтеп туй уздырдык. Миннән дә бәхетле кеше юктыр кебек тоелды, җирдә тәпиләп түгел, күктә очып йөргәндәй хис иттем үземне. Ир акыллы, кычкырып та сөйләшмәс иде. Иптәш кызларым минем бәхеттән көнләшүләрен яшермәделәр. Ирем белән гомергә бергә булырга, биш бала алып кайтып үстерергә сүз куештык. Кызыбыз тугач, ирем Иршат бала тудыру йортына көн саен килде. Дәвамын укырга »
Гәрәй кайткан, ә Надирә киткән…
26 Сентябрь, 2014 ел
Сайт авторы
Комментарии отключены
Караулар: 3 127




